16+

Габдеҗәлил - 8нче, Ренас - 6нчы! Котлыйбыз!

Ике көн дәвамында барган дөнья чемпионатында Татарстан көрәшчеләре 11 медаль яулады.

Габдеҗәлил - 8нче, Ренас - 6нчы! Котлыйбыз!

Ике көн дәвамында барган дөнья чемпионатында Татарстан көрәшчеләре 11 медаль яулады.

"Ак Барс" Көрәш сараенда билбаулы көрәш буенча чираттагы дөнья чемпионаты тәмамланды. Ирекле һәм классик төрдә үткән алышларда 36 илдән 150ләп көрәшче катнашты. Татарстан көрәшчеләре исә барлыгы 11 медаль яулады.

Ирекле стильдә Габдеҗәлил Сөләйманов үз үлчәү авырлыгында алтын медаль яулап, 8нче тапкыр дөнья чемпионы булып танылды. Феноменаль нәтиҗә! Тимур Латыйпов белән Диләрә Латыйповалар бронза медальләр яулады.

Классик төрдә исз дөнья чемпионнары исеменә Ришат Исхаков, Алексей Абрамов һәм Ренас Кәлимуллин лаек булды. Ренасның да бу чираттагы җиңүе - ул 6нчы тапкыр дөнья чемпионы булып танылды. Ислам Фәлахов көмеш медаль яуласа, Илнар Закиров, Динар Кәримуллин, Эльдар Хәмитов һәм Раил Нургалиев бронза медальләр белән генә канәгатьләнделәр.

Көрәшчеләрне һәм аларның тренерларын, җанатарлары котлыйбыз!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйбыз Егетлэр!!!

    Мөһим

    loading