«Рубин» - «Спартак» матчы алдыннан Мәскәү фанатларының Татарстан башкаласында кылган кыргый гамәлләре үз җәзасын алырга тиеш!
Шундый фикердә булган Казан мэры Илсур Метшин моңа кадәр хулиганнарга карата бер чара да күрмәгән хокук сакчыларыннан «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә җавап таләп итте.
Мәгълүм булганча, 20 апрельдә «Спартак»ның күпсанлы фанатлар төркеме Бауман урамыннан, төтен шашкалары шартлатып, файерлар яндырып, юлда очраган барлык нәрсәгә үз клублары символикалары төшерелгән наклейкалар ябыштырып үткән иде.
ЭЭМның Казан буенча идарәсе башлыгы Валерий Красильников аңлатуынча, матчтан соң кайбер затлар административ җаваплылыкка тартылган. Казан мэры гамәлдәге законнарга бу мәсьәләне көйләүче үзгәрешләр кертү зарурлыгын күтәреп чыгарга кирәклеген ассызыклады. Аның белдерүенчә, фанатлар стадионда гына түгел, килә торган һәр шәһәрдә үзләрен тәртипле тотарга тиеш. Илсур Метшин Хокук идарәсенә Россия футбол берлеге һәм җаваплы барлык оешмалар исеменә рәсми протест әзерләп юлларга кушты.
Мәгълүм булганча, 21 апрельдә Үзәк стадионда узган «Рубин»- «Спартак» матчы 2:1 исәбенә казанлыларның җиңүе белән тәмамланган иде.
Сүз уңаеннан, ЦСКА белән узган чираттагы матчта Казан клубы шундый ук исәпкә җиңелүгә дучар булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар