16+

Гагарин Кубогы булмаса, Өмет Кубогы да ярый

Континенталь хоккей лигасы алга таба да Европага «экспансия»сен дәвам итмәкче. Иң кызыгы шунда: КХЛ составында чыгыш ясарга теләүчеләр арасында мәшһүр тренерлар тандемы Быков һәм Захаркин җитәкләгән команда да бар. Шушы көннәрдә генә әңгәмәләренең берсендә лига президенты Александр Медведев КХЛны киңәйтү хакындагы планнары белән уртаклашып, лигада булачак башка яңалыклар хакында да...

- Польшаның Гданьск шәһәре клубы КХЛга керергә заявка бирде. Команда үзе яңа сезонда ук уйнарга теләк белдерсә дә, әле киләсе елга кандидатлар исемлегендә каралмый (команданы тренерлар Быков һәм Захаров шөгыльләндерә). Киләсе сезонда лигага Тольятти «Лада»сының кире әйләнеп кайтуын көтәбез. Инде март аенда шәһәрдә барлык таләпләргә җавап биргән заманча боз сарае ачылырга тиеш. КХЛга шулай ук Италиянең «Милан» командасы да керергә җыена. Моннан тыш, без үзебезнең Төмән командасын да көтәбез.
- КХЛ плей-оффка эләгә алмаган командалар өчен Өмет Кубогы ярышларын оештырырга җыена. Ни өчен лиганың регламенты даими үзгәреп тора?
- Нәрсәдер эшли башласаң, бездә шулай инде, һәрвакыт канәгатьсезлек туа. Гагарин Кубогы регламентына үзгәреш кертмибез бит. Өмет Кубогы турындагы карарны лига бер ялгызы гына кабул итмәде, бу идеяне барлык клублар диярлек хуплап чыкты. Плей-оффка чыга алмаган командалар хәзер озакка сузылган ял урынына яңа Кубок өчен көрәшү мөмкинлеген алачак.
- Сочи Олимпиадасыннан соң лига календарендагы буталчыклыклар бетерелеп, матчлар саны кыскартылачакмы?
- Сочи Олимпиадасыннан соң, әлбәттә, яңа календарь булачак. Матчлар саны, киресенчә, артачак. Уенчылар 60тан артык матч уздырырга тиеш дип уйлыйм. Шул шартларда Еврохоккей турларда катнашу мөмкинлеген дә яңадан карыйсы була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading