Шәһри Казан

Гасырлардан килүче могҗизаи яктылык

Татарстан авылларына үзәкләштерелгән электр челтәре сузылганга әле нибары 40-45 ел. Казанда исә электр тарихы 160 ел элеккеге вакыйгаларга барып тоташа.

Реклама

«Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары - техник директор Рашат Галимҗанов белән «Казан электр челтәре» директоры Рафаил Закиров электрчыларның данлы хез­мәт юлын журналистларга сөйләделәр. 160 ел элек, ягъни 1853 елның 30 мартында физика профессоры Александр Савельев, дөньяда беренчеләрдән булып тәҗрибә үткәреп, Казан император университеты ишегалдын электр утлары белән яктырткан. Россиядә иң өлкәннәр­дән саналучы Казан дары заводында 125 ел элек генератор электр лампочкаларын балкыткан. 117 ел элек шә­һәрнең 1 нче электр станциясе (1917 елдан соң ул «Красная Заря» дип атап йөртелгән) кулланучыларга даими көчә­неш­тәге электр энергиясе җи­бәр­гән.
«Универсиадага әзерлек кысаларында, Казан электр челтәре хуҗалыгы тагын да камилләштерелде. Спорт ярышлары вакытында электр белән тәэмин итүдә өзеклек булдырмас өчен, бөтен чаралар күрелә», - диде Рашат Галимҗанов. «Республика Президенты башлангычындагы «Бә­лә­кәч» программасы кысаларында төзелгән 24 балалар бакчасында электр эшләрен башкардык, Казанда 32 яңа электр корылмасы сафка бастырылды. «Казан электр челтәре» оешканга да 70 ел тулды. Ветераннарыбызны, 800 кеше эшләүче бүгенге коллективны котлыйм!» - дип, Рафаил Закиров үзенең теләк-фикерләре бе­лән уртаклашты.
Киндери подстанциясе җитәкчесе Ренат Шәрифҗанов оештырган экскурсиядә электрчы һөнәренең никадәр җаваплы икәнлегенә кабат инандык. Йортларыбызны яктыртучы, көнкүрешебезне җиңеләйтүче электрчыларның үзләренең дә хезмәт юллары якты һәм хәвефсез булсын иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: