16+

Гусевка – хоккей, Губерниевка – биатлон

Россия тамашачысы өчен Сочи Олимпиадасыннан телевизион трансляцияләрне шәрехләячәк комментаторларның исемнәре мәгълүм булды. «Спорт-экспресс» мәгълүматларына караганда, иң саллы комментаторлар десанты Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясеннән, «Беренче канал» һәм «НТВ Плюс»тан «төшәчәк».

Гусевка – хоккей, Губерниевка – биатлон

Россия тамашачысы өчен Сочи Олимпиадасыннан телевизион трансляцияләрне шәрехләячәк комментаторларның исемнәре мәгълүм булды. «Спорт-экспресс» мәгълүматларына караганда, иң саллы комментаторлар десанты Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясеннән, «Беренче канал» һәм «НТВ Плюс»тан «төшәчәк».

XXII кышкы Олимпия уеннарының «Россия-1» каналыннан ачылыш тантанасының телетрансляциясен алып бару Дмитрий Губерниев белән Анастасия Чернобровинага йөкләнгән. Биатлон белән чаңгы ярышлары да - Губерниевта. Моңа өстәп, ул Олимпиада көндәлеген дә алып барачак.
«Лаура» чаңгы-биатлон комплексыннан трансляцияләр алып баруда Дмитрийның «Беренче канал»дан көндәшләре Дмитрий Терехов белән Сергей Курдюков булачак. «НТВ Плюс» тамашачылары әлеге спорт төрләре трансляцияләрен комментаторлар Василий Уткин һәм Денис Панкратов шәрехләвендә күзли алачак.
Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе каналларында Олимпия уеннарын яктыртачак комментаторлар арасында шулай ук Владимир Стогниенко (фристайл, сноуборд), Алексей Васильев (фигуралы шуу), Александр Гришин (фигуралы шуу, тимераякта йөгерү, шорт-трек, бобслей), Александр Ткачев (хоккей, чана, бобслей, скелетон), Алексей Осин, Дмитрий Бобцов (чана, бобслей, скелетон), Тарас Тимошенко (тау чаңгысы, трамплиннан сикерү) бар. Әлеге каналларда хоккей матчларының күбесе алыштыргысыз комментаторлар Роман Скворцов, Олег Браташ һәм Сергей Гимаев шәрехләвендә барачак. Тагын бер хоккей комментаторы Григорий Твалтвадзе бу юлы керлингта эшләячәк.
«Беренче канал» өчен хоккей матчларын, билгеле инде, хезмәттәше Андрей Голованов булышлыгында, Виктор Гусев шәрехләячәк. Головановка шулай ук фигуралы шууны яктырту да йөкләнгән. Каналның Олимпиадага җәлеп ителгән башка комментаторлары - Владимир Гомельский, Владимир Топильский, Кирилл Набутов, Александр Садоков.
«НТВ Плюс»тан телевизион трансляцияләрне яктыртуга комментаторлар Елизавета Кожевникова (фристайл, сноуборд, тау чаңгысы), Денис Казанский, Борис Майоров (хоккей), Василий Соловьев (фигуралы шуу), Варвара Барышева (тимераякта йөгерү, шорт-трек), Сергей Дерябкин (чана, бобслей,скелетон) җәлеп ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading