16+

Гыйльмуллин истәлегенә турнир

Казанда «Рубин» командасы уенчысы булган Ленар Гыйльмуллин истәлегенә халыкара футбол турниры башланды.

Гыйльмуллин истәлегенә турнир

Казанда «Рубин» командасы уенчысы булган Ленар Гыйльмуллин истәлегенә халыкара футбол турниры башланды.

Беренче көндәге очрашуда «Рубин» Воронеж шәһәренең «Факел» командасын 1:0 исәбе белән җиңде. Бөтен уен барышында казанлылар үзләренең өстенлеген күрсәтте. Әмма барыбер озак кына туп кертә алмыйча аптырады. Икенче тайм уртасында хуҗалар пенальти башкару мөмкинлеге алды хәтта. Ләкин «Факел» капкачысы 11 метрдан тибелгән тупны кире какты. Уен тәмамланырга берничә минут калганда, ниһаять, «Рубин» уенчысы, башы белән бәреп, көндәшләр капкасына туп кертүгә иреште.
«В» төркемендә Мәскәүнең «Чертаново» командасы беренчелектә бара. Ул Махачкаланың «Анжи» командасын 2:0 исәбендә җиңде. Шулай ук «В» төркемендә чыгыш ясаучы «Рубин» - икенче, «Факел» - өченче, «Анжи» - дүртенче урында.
«А» төркемендә «Краснодар» алга чыкты. «Барселона» азга гына калыша. Казанның җыелма командасы - өченче урында. Дүртенче - «Терек». Турнир очрашулары 8 февральдә дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading