16+

Хаталар өстендә эш

Сочида ак Олимпиада стартына бер елдан азрак вакыт калып бара. Бүген әле Олимпиада башкаласы тоташ төзелешләр мәйданын хәтерләтә. Әзер спорт корылмаларында сынау ярышлары уздырыла, ә янәшәдә генә тәмамланырга тиешле төзелешләрдә эш кайный. Бу сезонда Сочида уздырылган тест ярышлары шактый кимчелекләрне ачты. Әзер спорт объектларының күбесенә әле ярышларны тиешле югарылыкта кабул...

Хаталар өстендә эш

Сочида ак Олимпиада стартына бер елдан азрак вакыт калып бара. Бүген әле Олимпиада башкаласы тоташ төзелешләр мәйданын хәтерләтә. Әзер спорт корылмаларында сынау ярышлары уздырыла, ә янәшәдә генә тәмамланырга тиешле төзелешләрдә эш кайный. Бу сезонда Сочида уздырылган тест ярышлары шактый кимчелекләрне ачты. Әзер спорт объектларының күбесенә әле ярышларны тиешле югарылыкта кабул...

Биатлон гына түгел, башка кышкы спорт төрләре буенча узган тест ярышлары да шактый җитешсезлекләр ачкан Олимпиада башкаласында. Оештыру эшләрендә дә шактый кытыршылыклар кала әле. Сочида булып киткән спортчыларның Интернет сәхифәләрендә калдырган фикерләрен өйрәнә торгач, менә нәрсәләр ачыкланды.
«Россиядә безне бик үк әйбәт каршы алдылар дип булмый, оешканлык җитми. Кичке сәгать 7дә аэропортка килеп төштек һәм, винтовкаларны тикшертү өчен, 5 сәгать буе чиратта торырга туры килде. Кунакханәгә урнашырга киттек, Россиядә генә гамәлдә була торган аккредитациянең әле күп спортчы өчен әзер булмавы ачыкланды», - дип яза Литва биатлончысы Наталья Кочергина.
«Минем Россиягә бу беренче килүем, әмма инде туярга өлгердем. Барысы да таможнядан башланды. Аккредитациянең әзер булмавы ачыкланды, шуңа күрә кунакханәгә башкаларга караганда берничә сәгатькә соңарып килдем», - ди таможняда озак тоткарланган швед биатлончыларының берсе Тэд Армгрен.
«Биредәге биатлон стадионы - моңа кадәр мин күргән стадионнарның иң зурысы һәм иң кыйммәтлесе. Бик үк аңлап бетерә алмыйм әле: моның кадәр мәйданны биләү нигә кирәк булды икән. Биредә бит, күп дигәндә, 5000 тамашачы урыны булдырыла, диләр. Шундый кыйммәтле стадион ясап, мәһабәт тауның бер өлешен юкка чыгарганнар», - дип уфтана Америка биатлончысы Лоуэлл Бэйли.
«Кызганычка, Олимпия трассасын Норвегия белгече проектлады. Аны без чакырмадык. Хәзер бу трассаны безгә пөхтә генә итеп төзәтергә туры килә инде», - ди РФ Чаңгы федерациясе президенты Елена Вялбе.
Ә менә Сочиның табигате бик күпләрне хәйран иткән. «Сочида табигать бик матур, күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә», - дип, якты эмоцияләре белән бүлешүчеләре дә бар. Шуларның берсе легендар биатлончы, бүген Беларусь җыелма командасы тренеры Рафаэль Пуаре. «Стадионнан шундый матур манзара күренә. Әгәр төзелеш краннарын һәм вакытлы корылмаларны да алып атсаң, бөтенләй искиткеч булачак», - ди чех биатлончысы Михал Шлезингр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading