16+

Хәләл спартакиада нинди була? (ФОТОЛАР)

46 яшьлек Михал Шишкин милләте буенча рус, ун ел элек ислам кабул иткән. "Дингә үзем килдем, беркем мәҗбүр итмәде",- ди ул. Ә алты ел элек ул ныклап чаңгы белән шөгыльләнә башлаган. Осталыгын Россия шәһәрләрендә уздырыла торган 50 километрлы марафоннарда сыный.

Хәләл спартакиада нинди була? (ФОТОЛАР)

46 яшьлек Михал Шишкин милләте буенча рус, ун ел элек ислам кабул иткән. "Дингә үзем килдем, беркем мәҗбүр итмәде",- ди ул. Ә алты ел элек ул ныклап чаңгы белән шөгыльләнә башлаган. Осталыгын Россия шәһәрләрендә уздырыла торган 50 километрлы марафоннарда сыный.

Без Михаил әфәнде белән Сарманда, мөселман яшьләре спартакиадасында таныштык. Ул Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәреннән, үз яшь категориясендә финишка беренчеләрдән булып килеп җитте. Әйтүенчә, күршеләрендәге Кукмара районында чаңгы трассасы төзелеп ята. Яхшы булырга охшап тора, ди.

- Мин профессиональ чаңгычы түгел, һәвәскәр. Профессионалларга бит чаңгы шуганнары өчен акча түлиләр, - дип сөйләде әңгәмәдәшем. - Спорт белән шөгыльләнү физик кына түгел, психологик яктан да ышаныч бирә, кыенлыкларны кичеп чыгарга ярдәм итә. Монда килгәч, чаңгы таягын сындырдым, әле ярый үзем белән запасны алдым. Яшереп тормыйм, җиһазлар кыйммәт тора: чаңгым - 40 мең сум, таяклар - 10 мең сум, комбинезон белән ботинкаларның бәясе дә ярыйсы гына.

Спартакиадага сигез районнан (Сарман, Кукмара, Әлмәт, Түбән Кама, Чирмешән, Азнакай, Мөслим, Чаллы) мөселманнар җыелды. Ирләр чаңгу шуу, аркан тарту, өстәл теннисында көч сынашты, ә хатын-кызлар белән бала-чага тюбингта шуды.
Сарманның "Тәүфыйк" мәчете имамы Мәлик хәзрәт Садыйков сөйләвенчә, үзләрендә һәм күрше-тирә районнарда сәламәт яшәүгә зур игътибар бирелә. Һәр ел фасылында районнар чиратлашып үзләрендә спорт ярышларын үткәрә. Әйтик, чаңгы узышлары - Сарманда, волейбол - Мөслимдә, спортның су төрләре Чирмешәндәге бассейнда үтә.

- Яшьләрне тик тотмаска тырышабыз. Телевизор, интернетка бәйлелеккә бирелмәсен өчен, аларны актив рәвештә спортка җәлеп итәбез, атна саен волейбол буенча тренировкалар уздырабыз. Мәчетләрдә дәресләр кичке якта, халык эштән кайткач алып барыла, - дип сөйләде хәзрәт.
Чирмешән районының Кара Чишмә авылыннан килгән Саим әфәнде сөйләвенчә, мөселман яшьләрен 4-5 ел элек беренче булып нәкъ менә Чирмешән җыя башлаган. Гадәттә, корбан гаетендә яки икенче көнне авыллардан дин кардәшләрне җыеп, хәләл сабан туе уздыралар.

Чирмешәндә дә яшьләргә дини тәрбия бирелә. Әйтик, Кара Чимшәдәге бала-чаганы мәчеткә чакырып, пылаулар, бәлешләр пешереп, табыннар коралар. Авылларда да, район күләмендә дә алар өчен лагерьлар оештырыла.

Әңгәмәдәшем ел саен спартакиадада командасы белән бергә аркан тарта. Беренче урынны биргән юк әле, ди.
-1970-75 нче елларда, кечкенә булган чакта, чаңгыларны каз мае белән сөртә идек. Алар агачтан эшләнә, шуңа карга ябыша иде бит. Ябышмасын өчен, каз белән үрдәк тиресендәге майны куллана, ә өшемәс өчен, бит-колакка да сөртә идек. Авылыбызда чаңгыларны бер бабай ясый иде. Таудан төшкәндә, сикертмәгә туры килсәң, чаңгы сынып чыга. Аны рәтләр өчен күпме вакыт китә иде, - дип яшь чакларын искә төшерде Саим әфәнде.

Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге баш белгече Тимур Истратий "ШК"га белдергәнчә, мөселманнар өчен спорт чараларның күпчелеге язгы һәм көзге чорда уза. Казаннан ерак урнашкан районнардагы яшьләр бик актив, ә менә башкалага терәлеп торган районнар андый үткен яшьләр белән мактана алмый. Хикмәт шунда: Казан янында туып-үскәннәр калага китү ягын карый.

Белгәнегезчә, ИГИЛ дип аталган террорчы оешма вәкилләре, төрле кыйтгаларда кешеләрне, аеруча яшьләрне вербовкалау буенча зур эшчәнлек алып бара. Бу уңайдан Тимурдан нинди каршылык чаралары үткәрүләре белән кызыксындым.

- Диния нәзарәтендәге барлык бүлекләргә агарту эшләрен көчәйтеп җибәрергә йөкләмә бирелде. Яшьләр бүлеге Казанның Гали мәчете каршында бәхәс клубын оештырды. Яшьләрнең моң-зарын тыңлап, нәтиҗәләр чыгарабыз, аларны хәл итү юлларын эзлибез. Утырышка хәтта 70ләп кешенең килгәне булды. Төп экспертыбыз - мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, бәхәс клубын ачу ниятен дә ул җиткерде. Яшьләр үзләрен ишетүләрен тели. Аларны ишетсәләр, киләчәктә хәзерге кебек тискәре агымнар да булмаячак, - диде Диния нәзарәте вәкиле.

Тимур Истратий сөйләвенчә, мөселман яшьләре сыйфатлы белемгә мохтаҗ. Аларга барлык сорауларга җавап бирерлек һәм биргән белем өчен җавап тотарлык белгечләр кирәк. Шәригать кануннарын бозмыйча, мөселманнар буш вакытын кайда һәм ничек үткәрә ала? Бу мәсьәлә дә көн кадагында. Егет-кызларның үзара танышу буенча да сораулары күп. Якын арада бәхәс клубында уңышлы мөселман нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дигән тема күтәреләчәк.

Өйлә намазын укып, пылаудан авыз иткәч, спартакиада җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды. Кукмаралыларга тиңнәр булмады, кубокларның күбесе шул якларга китте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading