Хоккейга «аппетит» ачылды

Бу сезонда мин инде башка хоккей карамам дигән идем. Дөресрәге, теләк югалган иде. Сочи Олимпиадасы Россия хоккейчылары өчен уңышсыз тәмамланды. Өстәвенә, эчке чемпионатта үзебезнең «Ак Барс» Гагарин Кубогы өчен көрәшнең башында ук төшеп калды. «Нефтехимик» исә плей-оффка бөтенләй эләгә алмады. Ә башкалар урамындагы бәйрәм инде ул безнеке түгел. Һай, ничек...
Көнбатыш һәм Көнчыгыш конференцияләр финалы вакытында уеннар белән кызыксынып китүемне үзем дә сизми калдым. Монда бу этапка килеп җиткән дүртлекнең роле зур булгандыр дип уйлыйм. КХЛ лидерларының берсе - Магнитогорск «Металлург»ы, озак еллар дәвамында тотрыклы уйнаучы команда буларак, хоккей сөючеләрнең мәхәббәтен инде күптән яулаган иде. Шуңа да «Металлург»ның ут күршеләребез һәм принципиаль көндәшебез булган «Салават Юлаев» белән сериясе аерым кызыксыну уятты. Ә Ярославль «Локомотив»ы белән Праганың «Лев» командасы уены тагын да ныграк сокландырды. Авиаһәлакәткә эләккән команда урынында бер елдан соң яңадан тергезелгән «Локомотив»ның, «Динамо» (Мәскәү), СКА (Санкт-Петербург) кебек грандларны юлыннан алып атып, Көнбатыш конференция финалына җитүе зур батырлык булды. Бөтен куәтен баштагы этапларга сарыф иткән команданың «Лев»ка каршы торырга гына көче җитеп бетмәде. «Лев»ның үзенә килгәндә, аның лиганың төп финалына барып җитүе Россия хоккей сөючеләре өчен сөенечле сюрприз булгандыр. КХЛда икенче генә сезонын уздыручы Прага командасы быелгы финалның төп бизәге булды дисәк тә, ялгышмабыз. Моңарчы Гагарин Кубогы өчен көрәшнең хәлиткеч этабына бер генә чит ил командасының да эләгә алганы юк иде бит.
Кем белә, бәлки әлеге көчле Европа командасы финалга чыкмаган булса, лига рекорды да тиз генә яңармаган булыр иде. Магнитогорск-Прага хоккейчылары катнашындагы финал матчлары КХЛның алты еллык тарихында иң нәтиҗәлесе булды. Командалар 7 уенда икесенә бергә 44 алка кертте. Моңа кадәр КХЛ рекордын, 2010 елгы финалда 33 алка кертеп, «Ак Барс» белән МВД хоккей клубы куйган иде.
Прагада узган матчлар 17 меңнән артык тамашачы белән шыгрым тулган трибуналар, аларда үрнәк булырлык җан ату культурасы, чех артистларының Россия гимнын җырлавы белән дә истә калачак. Тагын бер кызыклы момент: «Металлург»ны бу сезонда җитәкләгән 64 яшьлек Канада белгече Майк Кинэн КХЛда Гагарин Кубогын откан беренче чит ил тренеры булды. «Тимер Майк» тәхәллүсен йөрткән бу легендар шәхеснең моннан егерме ел элек НХЛда Стэнли Кубогын яулавын беләбез.
Быелгы финал сериясе чын мәгънәсендә хоккей бәйрәме бүләк итүе белән дә күңелгә кереп калды. Ул көчләрнең тигез булуы, интриганың ахыргы уенның соңгы минутларына кадәр саклануы белән дә аерылып торды. Җиңүчене ачыклар өчен максималь 7 уен уздырырга туры килсә дә, бу мавыктыргыч финал матчлары җитми дә калды әле.
«Металлург» - «Лев» уеннары шәхсән үземә элекке «барс»лар каршылыгы белән дә кызыклы булды. Металл коючылар составында, белгәнебезчә, «Ак Барс» белән инде ике тапкыр Гагарин Кубогын яулаган Данис Зарипов һәм Дмитрий Казионов, Прага клубында, Данис белән бер звенода уйнап, Казан клубының җиңүләренә өлеш керткән Нико Капанен белән аның ватандашы, безнең элекке капкачы Петри Веханен уйный. «Металлург»ның хәлиткеч уенда җиңүе Данис белән Дмитрийга үз карьераларындагы өченче Гагарин Кубогын яуларга ярдәм итте.
Уңышсызлык булмаса, Зариповка бу бәхет елмаер идеме икән?! Озак еллар Казан клубы лидерларының берсе булган Данис Зариповның «Ак Барс»та торгынлык кичерә башлавы беркемгә дә сер түгел иде бит. Узган сезон тәмамлангач, бездән китеп, ул отты гына. Хоккейчының туган төбәгендә «икенче сулышы» ачылды. «Металлург»та Мозякин-Зарипов тандемы бүген инде Россия хоккееның брендына әйләнде. Сезонның иң яхшы уенчысы булып танылган Сергей Мозякин финалдан соң юкка гына, Данис өчен Казанга рәхмәт, димәгәндер.
Күпсанлы тамашачыларга өметне өзмәскә булышканнары, хоккейга «аппетитны» ачканнары өчен, егетләрнең үзләренә рәхмәт әйтәсе килә. Әле хоккей сезоны тәмамланмады бит, иртәгә Беларусьта дөнья беренчелеге башлана...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.1600
-
5 июнь 2023 - 15:31Миллениум күперенең бер полосасы ябыла Казанда бу атнада Миллениум күперенең Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр транспорт хәрәкәте ябыла.1500
-
5 июнь 2023 - 12:53Гафу сорарга кайтыйк! “Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит!” - ди безнең акыллы халык. Шуны истә тотып, Исәк Сабан туена кайтып килдек әле. Туган авыл булмаса да, туган район! Чакыручысы да кем бит әле - Буа якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Мөнир улы Закиров. Газетабызның дусты, ярдәмчесе.10802
-
5 июнь 2023 - 11:45Рүзилә Хәертдинова: "Тормышымда нинди авырлыклар булганын күз алдына да китерә алмыйсыз" Җырчы Рүзилә Хәертдинова хатын-кызлар киеме кибете ачкан. Бизнесы һәм шәхси тормышы турындагы сорауларга ул социаль челтәрдә җавап бирде.16800
-
5 июнь 2023 - 09:31Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык Туганнар арасында гаилә корырга ярамый, диләр. Башкалар ничектер, ә бездә бу сүзне чынга алучы, моңа игътибар итүче юк. Ирле-хатынлы туганнар арасында икетуган яки өчтуганнар күп. Әби белән бабай да үзара икетуган.65700
-
4 июнь 2023 - 18:01Мондый операциядән соң исән кала алмаячаксың, диләр аңа. Ә ул... Көзге уңышны җыюның кызган мәле. Бәрәңгедән соң кабакларны да кышкы саклауга куярга кирәк. Быел алар да бик уңган – һәрберсе тегермән ташы кадәр. Гәрәбәдәй ялтырап яталар бакча уртасында.93800
-
4 июнь 2023 - 12:50"Кабереңә ятып еласам да, соң инде..." Артур әнисенең кабере янында басып тора. Бүген әнисен җир куенына салдылар. Әнисе мәңгегә китте. Бик авыр иде аңа. Бер рәхәт тә күрсәтмәде бит ул әнисенә. Кабереңә ятып еласам да, соңдыр шул, соңдыр – ир уртасы булып килгән Артурның күзләреннән тәгәрәп-тәгәрәп яшьләр акты.265104
-
4 июнь 2023 - 12:40Тартуны ташлар өчен нишләргә? Берничә тапкыр талпынып та, тәмәке тартуны ташлый алмаучылар бар.41100
-
4 июнь 2023 - 10:48300 бит китап укымыйча йокларга ятмый Безнең арада гына уникаль шәхесләр җитәрлек. Шундыйларның берсе белән Лаеш районында таныштык. Александр Алексеев алты тел белә, гармунда да татарча көйләрне шәп итеп суза.27301
-
4 июнь 2023 - 09:12"Тимер эше үз эченә алып кереп китә, ясаган саен илһамланасың" Азу ярган сәвит сәясәтеннән соң, динебез баш калкыткан еллар кемнең дә хәтерендәдер. Диндар төркемгә иң беренчеләрдән килеп кушылган өлкәннәрдән яшьләрнең дә калышмавы, мәдрәсә тутырып, белем алырга килүләре нур өстенә нур иде!31601
-
3 июнь 2023 - 17:17"Авыруы аркасында әнине бик тилмертте. Чыгып качканын күрми дә кала иде..." Шәһәр уңайлыкларын кибетсез, мәктәп, клубсыз авылга алмаштырган кешеләрнең туган җирендә яшәүләрен батырлыкка тиңлим. Гөлнур апа белән Радик әфәнде Ефремовларның гомер көзләрендә Балтач районы Курамьял авылына күченүләрендә тагын бер хикмәт бар.249902
-
3 июнь 2023 - 14:38Таушалган кәгазь акчаны нишләтергә? Нинди акча белән кибеттә түләп була, ә нинди хәлдәгесен коммерция банкында алыштырырга туры киләчәк? Сүзебез шул хакта.36200
-
3 июнь 2023 - 14:22Ятимлек гомере буена сагалап кына торды аны Хариса апа Нәбиуллина да көчле рухлы сугыш чоры балалары буынының бер вәкиле иде. Әнә шулай диләр балачагы, яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгәннәр, ачынып.121708
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
4 июнь 2023 - 14:24Без имениРэхмэт ,уңышлар сезгэ .Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
-
4 июнь 2023 - 11:15Без имениБэхеткэ,шатлыкка кумелеп яшэгез.Тигезлек белэн балаларыгызны устерегез.Э иренгэ баш иям,рэхмэт Анга.Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 12:57Без имениМеня яз син кешегэ гыйбрэт булсын дип. Бетереп тэ ташладылар матур историянеСара үз куллары белән әтине әнигә биргән
-
3 июнь 2023 - 08:29Без имениЛандыш молодец 😍Табиблар миңа: “Ике ай яшисең калган”, – дип өемә кайтарып җибәрде
-
3 июнь 2023 - 06:20Без имениДонья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!"Иремнең беренче хатыны белән кунакка йөрешәбез"
-
2 июнь 2023 - 20:24Без имениЮгары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.184700
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.671805
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.727301
-
2 июнь 2023 - 15:49Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында балалар бакчасында, музыка мәктәбендә, китапханәдә булдыБүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы социаль объектларда булды. Беренче объект - «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге. Үзәк авыр тормыш хәлендә калган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтә.36400
-
5 июнь 2023 - 15:36Сез дә кулланыгыз: тоз «ашаганнан» соң, чөгендернең баллылыгы арта Кәбестәне ни өчен тозлаганнарын һәркем белә. Ә менә яшелчә үскән түтәлне тозлаганнарын ишеткәнегез булдымы икән? Күпьеллык тәҗрибәләре булган бакчачылар шулай эшли дә. Аларча, түтәлләрне вакытында тозласаң, кишер һәм чөгендер зур һәм баллы булып үсә.1600
-
29 май 2023 - 09:09Насыйп ярны ташлаганмын... Фаяз белән бер авылда, бер урамда уйнап үстек. Ул – беренче мәхәббәтем. Бик сабыр, тыйнак егет иде ул. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга киттем, ул авылда калды. Аралар шулай өзелде.330307
-
29 май 2023 - 09:38“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?” Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.138624
-
29 май 2023 - 09:42Мәңге яшь калу сере нәрсәдә? Табиб ачыклык кертә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категориясенең яңа квалификациясен кабул иткән. Аны кешенең сәламәтлеге һәм тышкы кыяфәте яхшыру, бала табу һәм эшләү сәләте арту, тагын бик күп факторлар белән бәйле рәвештә үзгәртергә булганнар.73800
-
29 май 2023 - 11:05Елан чакса нишләргә? Россия территориясендә еланнарның 90га якын төре яши. Аларның күпчелеге агулы түгел Бездә иң киң таралганы – кара елан. Аны кыр-болыннарда, катнаш урманнарда, елга-күлләр тирәсендә очратырга мөмкин.129000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика