16+

Җиңү арты җиңү. Үрнәк алыгыз!

Зурдан-зур шатлык кичерә бу минутларда районыбызның көрәш дөньясында кайнаучылар. Татар көрәшенең нинди генә Кубоклары кайтмады инде районыбызга. “Яшь ленинчы”, “Татарстан яшьләре”, “Социалистик Татарстан” газеталарының Кубоклары. Ә инде беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев куйган Кубокны алырбыз дип күз алдына да китермәгән идек.

Ниһаять, анысын да яуладык. Димәк киләчәгебез якты безнең. ”Кубокны Актаныштан алып кайтсыннар иде”, - дип җибәргән теләкләребез тормышка ашты.

“Бик каты, чын-чынлап күңелләрен биреп көрәштеләр малайларыбыз”, - диде ярышларның шаһите булган тренерыбыз Альберт Миннеханов. Иң авыр, иң күп очко бирүче беренче әйләнешне бер җиңелүсез отып чыгу бик нык рухландырган малайларыбызны. “Аннан малайларыбызны ярыш алдыннан махсус шөгыльләндереп алуның да нәтиҗәсе булгандыр”, - дип үз фикерен җиткерде яңа сайланган федерация рәисебез Фәнис Шәрипов.

Чепьядан Ильяс Йосыпов /43 кг/ һәм Балтачтан Рәнис Зарипов /60 кг/ (тренерлары Ринат Хәйретдинов) пьедесталның иң югары баскычын яуласалар, Арбордан Фәнзил Кәбиров - 43 кг /Дамир Гөбәйдуллин/ - икенче, Смәелдән Фәһим Мөхәммәдиев - 40 кг. һәм Газинур Гарипов - 46 кг. /Альберт Миннеханов/, Пыжмарадан Пыңмарадан Рүзәл Гайфетдинов - 50 кг. /Дамир Гөбәйдуллин/ өченче призлы урынны яуладылар.

Матур итеп каршы да алдылар малайларыбызны. Кукмара чигендә үк. Районыбызның көрәш федерациясе рәисе Фәнис Шәрипов малайларыбызны котлап, аларга киләчәктә дә зур уңышлар теләп, команда составында булган һәр көрәшчегә /җиңү-җиңмәвенә карамастан/ үзенең акчалата бүләкләрен өләшеп чыкты. ”Әле бу соңгы бүләкләү түгел”, - дип, тагын рухландырып җибәрде ул яшь көрәшчеләребезне. Амин, шулай гына була күрсен.

Нурзада Сәмигуллин.Балтач.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading