Шәһри Казан

Иң көчле команда – Сабада

Өстәл теннисы, Татарстанның эре шәһәрләрендә генә түгел, барлык районнарында да елдан-ел популярлаша бара. Саба районында оештырыла торган традицион турнирда катнашучы командалар шуны раслый. Шушы көннәрдә генә районның Урман хуҗылыгы бистәсендә РСФСРның һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган XIII Мемориал тәмамланды. Быел анда Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән 17...

Реклама

Өстәл теннисы, Татарстанның эре шәһәрләрендә генә түгел, барлык районнарында да елдан-ел популярлаша бара. Саба районында оештырыла торган традицион турнирда катнашучы командалар шуны раслый. Шушы көннәрдә генә районның Урман хуҗылыгы бистәсендә РСФСРның һәм ТАССРның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган XIII Мемориал тәмамланды.
Быел анда Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән 17 команда катнашты. Әлеге Бөтенроссия турниры 9 яшьтән алып 40 яшькәчә спортчыларны бер мәйданга җыйды. Татарстан районнары вәкилләре арасында уздырылган ярышларда Саба районыннан Сәгъди Исмаилов белән Сарманнан Әлфия Халиковага тиңнәр табылмады. Районнар арасында гомумкоманда зачетында Саба җиңүче булды.
Яшь теннисчылар арасында аерым уздырылган ярышта исә шул ук Сәгъди Исмаилов белән Казан кызы Кристина Гречишникова җиңү яулады. Хатын-кызлар арасында парлы разрядта да Кристина Гречишникова, Виктория Лебедева белән берлектә, беренчелекне алды. Ирләр арасында - Карелиядән Артур Григорьев белән Самарадан Андрей Букин пары иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Катнаш парлар арасында Мәскәүдән Михаил Гладышев белән Түбән Новгородтан Елена Абаимова җиңүне бәйрәм итте.

Егетләр кызлар уңышын кабатлый алмады
Моннан бер атна элек Казанның «Динамо» волейбол клубы кызлары, «Дүртлек финалы»нда җиңеп, үз тарихларында тәүге тапкыр Чемпионнар лигасы Кубогын яулаган иде. Узган ял көннәрендә шундый ук уңышны «Зенит» егетләреннән дә көткән идек. Тик Татарстан волейболчылары бу юлы сөендерә алмады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: