16+

Җиңүче командага 3 миллион сум биреләчәк

Казанда 8 июльдә 19.00 сәгатьтә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Җиңү кубогы” (“Кубок Победы”) Бөтенроссия турнирының финалчылары ачыклана. Җиңүче командага – 3 миллион, икенче урынга – 2 миллион һәм өченче урынга 1 миллион сум бирелә. Моннан тыш, җиңгән боксчыга 30 мең сум түләү каралган.

Җиңүче командага 3 миллион сум биреләчәк

Казанда 8 июльдә 19.00 сәгатьтә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Җиңү кубогы” (“Кубок Победы”) Бөтенроссия турнирының финалчылары ачыклана. Җиңүче командага – 3 миллион, икенче урынга – 2 миллион һәм өченче урынга 1 миллион сум бирелә. Моннан тыш, җиңгән боксчыга 30 мең сум түләү каралган.

— Очрашуларның беренчесе – Пермьдә, икенчесе Санкт-Петербургта узды, ә өченче очрашу урыны итеп Татарстан башкаласы сайлап алынды. Казан “Бокс бәйрәме”н кабул итә. Спорт сөючеләр, шулай ук, кунаклар һәм туристлар күп, алар бокс осталары чыгышларын карарга килсеннәр! - диде республиканың спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Ярымфиналда “Кама” (Идел буе федераль округы), “Мәскәү”, “Ленинград”, “Кавказ” (Төньяк Кавказ федераль округы) командаларыннан һәркайсыннан 5 спортчы рингка чыга. Уен 58, 65,73, 80 килограммга кадәрге һәм 86 килограммнан югары үлчәүләрдә үткәрелә. 

— Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада спортның барлык төрләре үсешенә теләктәшлек күрсәтә. Бездә бокс секцияләренә 8 меңнән артык кеше йөри, шуларның 600е хатын-кызлар. Махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләргә, шулай ук махсус хәрби операциядәге кешеләрнең гаиләләренә, спорт мәктәпләренә “Җиңү кубогы” турнирын карар өчен бушлай билетлар таратылды, - ди Россия бокс федерациясе генераль секретары урынбасары, Татарстан бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев.

“Кама” командасында Татарстанның Чаллы шәһәрендә туып үскән Сергей Сергеев чыгыш ясый, аның көндәше – “Мәскәү” командасыннан Шохаббос Шукуров.
— Яз көне алар рингта бергә туры килгәннәр иде инде. Ул вакытта Сергеев җиңде, әлбәттә, якташыбызга монысында да уңышлар телибез, - диде Россиянең бокс буенча җыелма командасы өлкән тренеры Виктор Шевелин.

Бокс буенча Дөнья чемпионы, спорт остасы Айрат Хаматов боксчыларга рингта уңышлар теләде.

Җиңүче командага – 3 миллион, икенче урынга – 2 миллион һәм өченче урынга 1 миллион сум бирелә. Моннан тыш, җиңгән боксчыга 30 мең сум түләү каралган. Суперфинал һәм өченче урын өчен матч 15 июльдә Оренбург шәһәрендә уза.

Турнир туры эфирда “Матч ТВ” һәм “Матч! Боец” телеканалларында күрсәтелә. “Кама” белән “Мәскәү” командалары очрашуын 8 июльдә “Матч! Боец” телеканалында 20 сәгать 30 минуттан карап була.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading