16+

Җиңелгән өчен – 45әр мең евро

Сез дөрес укыдыгыз, нәкъ менә шулай. Футбол буенча быелгы Европа чемпионатында төркем этабыннан уеннарның хәлиткеч өлешенә уза алмаган Россия командасы уенчыларының һәрберсе шушы сумманы алачак. Бүгенгә бу сумманың зур өлеше түләнгән инде. Россия футбол берлеге җыелма команда уенчылары, тренерлары һәм команданың административ штабына премияләрне түләп бетерү мәсьәләсен шушы көннәрдә хәл...

Әлеге акчалар ил командасының Европа чемпионатына сайлап алу турларын уңышлы үтеп, уеннарның финал этабына чыгуы, алдагы этапта җиңү һәм уртак исәпкә тәмамланган матчлар өчен каралган. Җыелма командага эләгеп, халыкара ярышларда ил данын яклау һәр спортчы өчен мәртәбә дип саналса да, бүген ул акча белән бергә булганда гына мәртәбә санала шул. Ә безнекеләр гадәттәгечә мулдан кыланырга ярата.
Билгеле булганча, һәр милли футбол федерациясе җыелма командаларының ничек чыгыш ясавына бәйле рәвештә, УЕФАдан премияләр ала. Евро-2012дә Россия футбол берлегенә 10,5 млн евро каралган иде. Шуның 8 миллионы бу мәртәбәле турнирда катнашкан өчен, 1 миллионы Чехия командасын җиңгән, 500 меңе поляклар белән уртак исәпкә уйнаган өчен. Шуның билгеле бер өлеше уенчыларга түләнә.
Чагыштыру өчен, Испания, Франция, Алмания футболчылары, үз футбол федерацияләре белән алдан төзелгән килешү нигезендә, үз төркемнәреннән чыкмаган очракта, бернинди бонуслар алуга өметләнә алмый.
Менә шулай. Аннары без ник соң безнең футболчылар уйный алмый дип аптырыйбыз. Тук мәченең күсе-тычкан тотканын кемнең күргәне бар?
Сүз уңаеннан, иртәгә Россия футболчылары, 2014 елда Бразилиядә узачак Мундиальгә сайлап алу ярышлары кысаларында, Португалия җыелмасы белән очраша. Дөнья чемпионатына сайлап алу циклында да премияләр бирү принциплары Евро-2012дәгечә сакланып калган. Футболчылар, конкрет матчлар һәм алга куйган бурычны үтәгән өчен, премияләр алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading