Шәһри Казан

Җиңеп кайтыгыз, кызлар!

Кичә Россиянең волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы Лондонда узачак Олимпия уеннарында катнашырга китте.

Казанның «Динамо» командасы волейболчысы Мария Борисенко Лондонда җыелма команда капитаны булачак. Бөекбританиядә Россия байрагы данын Мария Борисенко, Екатерина Гамова, Татьяна Кошелева һәм Екатерина Улановалар яклаячак. Соңгы мизгелдә генә Регина Мороз җыелма команданы калдырды. Россия командасын җитәкләүче Сергей Овчинников Лондонга Юлия Меркулованы алырга карар итте. Евгения Эстес (Артамонова) өчен бу инде 6 нчы Олимпиада. Спортчы 3 тапкыр (Барселона - 1992, Сидней - 2000, Афина - 2004) уеннарда көмеш медальгә лаек булды. Олимпиадада Казан клубының бер легионеры - Америка кызы Джордан Ларсон да уйнаячак.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: