16+

Илдус Илдархановка 75 яшь тулды: көрәшчеләр онытмады, коллегалары да онытмас...

Көрәшчеләр – бердәм халык! Келәмнәрдә, мәйданнарда көндәш булсалар да, гадәти тормышта дус та, тату да алар. Авыр чакларда бер-берсенә ярдәм кулы сузу да батырлар өчен табигый хәл.

Илдус Илдархановка 75 яшь тулды: көрәшчеләр онытмады, коллегалары да онытмас...

Көрәшчеләр – бердәм халык! Келәмнәрдә, мәйданнарда көндәш булсалар да, гадәти тормышта дус та, тату да алар. Авыр чакларда бер-берсенә ярдәм кулы сузу да батырлар өчен табигый хәл.

Шушы көннәрдә Татарстанның легендар спорт журналисты Илдус абый Илдарханов 75 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Илдар абый – “Шәһри Казан” газетасы өчен дә үз, якын кеше. Газетабызда мөхәррир урынбасары, аннан 1996-2003 елларда баш мөхәррир булып эшләгән шәхес ул. 

Көрәшнең монда ни катнашы бар дисезме? Белмәгәннәр өчен генә әйтәм: көрәш һәм Илдарханов төшенчәләрен аерып карау мөмкин дә түгел. Гомере буена көрәш һәм көрәшчеләр турында язды ул. “Халык һәм спорт уеннары”, “Без көрәшле халык”, “Алты егет булганнар”, “Без көрәшче халык” дигән китапларын укымаган, таныш булмаган татар егетләре бармы икән? Һәрхәлдә, көрәшчеләр арасында андыйлар юктыр. Аннан килеп, Илдус абый – татарча көрәш ярышларын, Сабан туйлардагы көрәш бәйгеләрен алып баручы, ягъни оста комментатор буларак та танылу алган кеше. Ул алып бармаган Сабантуй калдымы икән дә, ул булмаган авыл-район бар микән?

Татар көрәшчеләренең мессенджерларда аралашу өчен төркемнәре бар. Илдус абыйның туган көне җитәргә ике көн калып барганда, бер дустыбыз аның котлап кайту идеясен җиткерде. Әйе, Илдус абый бүген Тукай районы Иштирәк авылында яшәп ята. Моннан берничә ел элек ул анда әтисенең сеңлесен тәрбияләргә дип кайтып китә. Олы яшьтәге әби дөнья куйгач, аның өе дә янып китә. “Апа белән бергә өебез дә теге дөньяга китте”, – ди бу уңайдан Илдус абый. Кызганыч ки, янгын инде язылып беткән тагын бер китап – Виталий Кузнецов турындагы басманың рус вариантын да юкка чыгара. 

Күпләр Илдарханов инде Казанга кайтып яши башлар дип уйласа да, аның карары нык була: бабасының, әтисенең нигезе корырга тиеш түгел! Һәм ул, җиң сызганып яңа йорт салу эшенә керешә. Шуны истә тотып, көрәшчеләр, бераз гына булса да ярдәме тияр дип, матди ярдәм кулы сузарга булды. Нибары ике көн эчендә саллы гына сумма җыелды. Әлеге бүләкне тапшыру көрәшче Азат Нурмөхәммәтов белән “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабировка йөкләнде.

Илдус абый безне шатланып каршы алды. Шул ук көнне әле Иштирәк авылы мәктәбендә аны зурлап чара да оештырганнар. Әлбәттә, анда да аның көрәштәш дуслары, якын кешеләре җыелган иде. Теләче районы батырларының җыелып килүе дә аңа булган хөрмәт турында сөйли. Шулай ук бу көнне ул Лаеш районы хакимиятеннән дә котлау сүзләре, бүләкләр кабул итте. “Шәһри Казан” исеменнән исә без Илдус абыйның яңа өенә дип, стена сәгате бүләк иттек.

...Көрәшчеләр – бердәм, көрәшчеләр – көчле! Татар, Татарстан журналистикасында тирән эз калдырган каләм әһеле Илдус Илдархановны әле аның коллегалары да онытмас, зурлап котлар дигән өметтә калабыз.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading