16+

Илшат Идиатов ни өчен Алабугага күчкән?

Көрәш буенча Муса Җәлил турнирының протоколларын алгач та, без анда танылган көрәшче, спорт остасы Илшат Идиатовның Арча командасында булмавына игътибар иттек.

Илшат Идиатов ни өчен Алабугага күчкән?

Көрәш буенча Муса Җәлил турнирының протоколларын алгач та, без анда танылган көрәшче, спорт остасы Илшат Идиатовның Арча командасында булмавына игътибар иттек.

Биектауда Илшат Идиатов Алабуга командасы өчен язылган. «Арчадан Алабугага күчкәнме?», «Куганнармы икән әллә?», «Әллә Алабуга командасы алтын таулар вәгъдә иткәнме?» дигән шик-шөһбә туды. Биектауга килгәч, “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе Фәрит Салихов Илшатның үзе белән элемтәгә кергән.

Баксаң, Илшат Арчада яши, Арчада эшләвен дәвам итә, Арча өчен җан ата, ләкин бу юлы команданыы алмаштырырга булган. Аның сүзләренә караганда, ярышлар вакытында аңа тренер һәм секундант булуы шактый авырга туры килә икән. “Бер келәмнән икенчесенә йөгереп йөри-йөри үземнең көрәшерлек эмоциональ көч тә, физика да калмый. Концентрация калмый. Шуңа егетләр белән сөйләшеп, башка команда өчен көрәшеп карарга булдым. Аннан килеп, бездә әле көчле көрәшчеләр миннән башка да җитәрлек”, дигән ул хәбәрчебезгә. Үзенә күрә “играющий тренер” булып чыга ягъни мәсәлән.

Хәбәрчебез Фәрит Салихов Лаеш командасы әйдәманы Азат Нурмөхәммәтов белән дә сөйләшеп алган. Билгеле булганча, Азат Лаеш районына күчеп, биредә җитәкчеләрнең берсе булып эшли башлагач, келәмдә әлегә күренмәде. Соравыбыз да шул хакта: “Азат, көрәшкә нокта куйдыңмы әллә?”.

- Нокта түгел, әлегә өч нокта, - дип җавап биргән спорт остасы, дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов. Димәк, зур келәмнәрдә Азатны күрербез дигән өмет бар...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading