16+

Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә кем ия булды?

Ачылыш тантанасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова бу премияне ел саен уздырылачак дип белдергән иде.

Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә кем ия булды?

Ачылыш тантанасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова бу премияне ел саен уздырылачак дип белдергән иде.

Муса Җәлил истәлегенә багышлап «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган көрәш турнирында Кукмара көрәшчесе Илсур Гимадутдинов Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә ия булды. Аңа 30 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырдылар.

Илсур Гимадутдинов 60 кг үлчәү авырлыгында чемпион да калды. Ул финалда Раббани Нургалиевтан өстен чыкты. «Премиягә ия булырмын дип башыма да килмәде. Горурланам, бик зур рәхмәт», — дигән ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Танылган көрәшче Ильяс Галимов исемендәге премияне булдыру — 58 тапкыр уздырыла торган турнирның быелгы яңалыгы. Әлеге премия финал алышларында иң матур алым ясаучыга бирелә.

Ачылыш тантанасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова бу премияне ел саен уздырылачак дип белдергән иде. «Ильяс Галимов истәлегенә премия булдыруны федерациядә хупладылар. Марат Готыф улы аны ел саен премия итте», — диде ул.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булдырган бит, Илсур. Кукмара өчен дә горурлык. Үзе дә өметле тренер әле ул!

    Мөһим

    loading