Шәһри Казан

Җиңмәде дә, җиңелмәде дә

Казанның «Рубин» футбол командасы РФПЛның 23 нче турының Краснодарда кунакта уйналган матчында җирле «Кубань»ны җиңә алмады. Уен уртак исәпкә тәмамланды.

Реклама

Беренче куркыныч мизгелне уен кыры хуҗалары тудырды. 10 нчы минутта «Кубань» кискен контр- һөҗүм ясады. Поповка да, Дядюнга да каршы як капкаларга туплар кертү насыйп булмады. 24 нче минутта Карадениз, әллә ни тырышлык куймыйча гына да, матчта исәпне ачып җибәрә ала иде анысы. Әмма ул бу мизгелдән файдалана белмәде. Гомумән, уенның башыннан ахырына кадәр туп бер капкага да кермичә әйләнеп йөри бирде. Монда сакчыларның һәм капкачыларның рольләре зур булды, билгеле. «Рубин», уенда өстенлекле булуына карамастан, «Кубань»ны җиңә алмады, әмма футбол буенча Россия чемпионатының турнир таблицасында, очколар саны буенча Мәскәү «Динамо»сын узып, 4 нче урынга күтә­релде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: