16+

Җиңүчегә - 500 000 сум! Икенче урынга - 400 000 сум!

Бүләкләү тантанасын Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирда уздырырга планлаштыралар.

Җиңүчегә - 500 000 сум! Икенче урынга - 400 000 сум!

Бүләкләү тантанасын Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирда уздырырга планлаштыралар.

Татарстанның көрәш федерациясе командалар беренчелегендә алдынгылык өчен көрәшү өчен шәп мотивация булдырды. Ел нәтиҗәләре буенча федерациянең көрәш календаренә кертелгән барлык ярышларында алдынгы урыннарны яулаган командаларга саллы гына акчалата бүләк фонды булдырылган. Димәк, беренче урынны яулаган команда - 500 мең, икенче урынны яулаган команда - 400 мең, өченче урынны яулаган команда - 300 мең сумга ия булачак. Дүртенче-бишенче урынны яулаган командаларга 250шәр мең сум каралган. Моннан тыш, узган көрәш сезоны белән чагыштырганда нәтиҗәләрен яхшырткан 3 командага 100әр мең сум акчалата бүләк тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading