Шәһри Казан

Исеме дә затлы булсын

Универсиаданың ачылыш һәм ябылу тантаналары үтәчәк 45 мең урынга исәпләнгән стадионга исем сайлау дәвам итә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында ачык тавыш бирүләрнең нәкъ менә кызган мәле. Исемнәр тәкъдим итү барган беренче тур тәмам инде. 25-30 гыйнвар көннәрендә беренче тур нәтиҗәләре буенча ачык тавыш бирү бара. Әйтергә кирәк, тәкъдим ителгән исемнәр...

Реклама

Универсиаданың ачылыш һәм ябылу тантаналары үтәчәк 45 мең урынга исәпләнгән стадионга исем сайлау дәвам итә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында ачык тавыш бирүләрнең нәкъ менә кызган мәле. Исемнәр тәкъдим итү барган беренче тур тәмам инде. 25-30 гыйнвар көннәрендә беренче тур нәтиҗәләре буенча ачык тавыш бирү бара. Әйтергә кирәк, тәкъдим ителгән исемнәр арасында иң еш очрый торганнардан иң яхшы 5 исем билгеләнгән инде. Һәркем тәкъдим ителгән вариантларның берсенә тавыш бирергә хаклы. Бәйгедә катнашучыларның географиясе бик киң булуын да әйтеп узарга кирәк. Стадионга исемне Татарстан халкы гына түгел, Россия төбәкләрендә һәм шулай ук чит илләрдә яшәүче кардәшләребез дә сайлады. Бәйгенең җиңүчесе стадионны ачу тантанасында кыйммәтле бүләккә ия булачак. Стадион исеменә тәкъдимнәр арасында Kazan-arena дигәне дә еш очрый. Әйтергә кирәк, әлеге исем Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да ошаган иде.
Cтадион исеменә тавыш бирү нәтиҗәләре (28 гыйнварга):
Kazan-arena - 44 процент;
Зилант - 24 процент;
Миллениум - 14 процент;
Uni (Юни) - 9 процент;
Татарстан-arena - 9 процент.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: