Питрәчтә Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә турнир узды. Бу юлы ул йөздән артык спортчы җыйды. Питрәчлеләр белән бергә келәмгә Казанның Мәскәү районы һәм Яшел Үзән районы көрәшчеләре чыкты. Ярышлар 2007-2008, 2009-2010 елгы егетләр һәм ир-атлар арасында узды.
Скопировать ссылку

Келәмгә беренче булып яшь көрәшчеләр чыкты. Алар кызыклы һәм мавыктыргыч ярышлар күрсәттеләр. Һәр ярыш азарт белән узды, беркем дә көндәшеннән калышырга теләмәде. Әмма һәрвакыт иң әзерлекле спортчы иң көчлесе була. Кече яшүсмерләр арасында үз авырлык категорияләрендә район үзәгенең икенче мәктәбеннән Алексей Малов, Казаннан Камил Абдрафеев, олырак егетләр арасында ленинококушкинолылар Ярослав Лывин, Инсаф Сөнгатуллин, Азат Галиәхмәтов һәм казанлы Ильяс Гарипов җиңү яулады.
Гомумкоманда зачетында беренче урында ленинококушкинолылар, икенчедә - Питрәч икенче мәктәбе, өченчедә - район үзәгенең беренче мәктәбе. Ир-атлар дүрт авырлык категориясендә көч сынашты. Нигездә, Ленино-Кокушкино авылында кошчылык комплексы данын яклаган көрәшчеләр өстенлек итте. Алар команда ярышларында да җиңү яулады. Икенче урынны чытылылар, ә өченче урынны Күн авылы көрәшчеләре яулады.
Комментарийлар