16+

Иван Ткаченконың хәйриячелек белән шөгыльләнүен беркем белмәгән

Ярославль клубының һәлак булган хоккейчыларының берсе Иван Ткаченко берничә ел буе онкологик авырулардан җәфаланган балаларга ярдәм итеп килгән. Ул «AdVita» хәйрия фондына дүрт ел ярым дәвамында 9 996 300 сум акча күчергән. Авыру балалар фондына ул ярты миллион сум акчаны соңгы тапкыр Як-42 очкычы бортыннан смс юллап күчергән булган.

Бу хакта әле шушы көннәрдә генә мәгълүм булды. Иван үзе исән чакта хәйриячелек белән шөгыльләнүен беркемгә - дусларына да, якыннарына да әйтмәгән. Ул моны, күрәсең, чын хәйриячеләргә хас булганча, йөрәк кушуы буенча эшләгән.
«Локомотив»та Ткаченконың хәйриячелек белән шөгыльләнүеннән беркем хәбәрдар булмады. Ләкин мондый сыйфат аңа хас. Ваня һәрвакыт дөрес юлда барган егет. Өстәвенә ул бик тыйнак иде», - ди Ярославль хоккей клубының пресс-атташесе Владимир Малков.
«AdVita» хәйрия оешмасының сайты хәбәр иткәнчә, Воронеждан 16 яшьлек Диана Ибраһимова гомеренең өзелмәве белән нәкъ менә Иван Ткаченкога бурычлы. Кызга табиблар лимфадагы лейкоз дигән диагноз куйган. Кызны коткарып калу өчен, арка миен күчереп утырту буенча операция һәм озак вакытлы дәвалау курсы таләп ителә. «Мондый диагнозны ишетү гаиләбез өчен көчле тетрәнү булды. Диананың бик яшисе, бәхетле буласы килә. Аллаһыдан кызымны миннән аермавын сорыйм», - дип яза сайтка аның әнисе. Әлеге хәйрия оешмасы сайтында реаль вакыт режимында кызның сәламәтлеге турында мәгълүмат бирелә бара. Сентябрь урталарында анда кызга операциядән соң Нюрнберг шәһәрендә реабилитация узу өчен 5664 евро акча күчерелүе, Диананың әнисенең акча күчергән Иван Леонидовичка зур рәхмәт белдерүе турындагы мәгълүмат чыга. Иван Леонидовичның кем икәнен генә моңа кадәр беркем дә белми. Якын көннәрдә генә блоггерлар ярдәмендә аның хоккейчы Ткаченко булуы ачыклана.
Команда белән авиаһәлакәткә очраган Ткаченконың хатыны һәм ике кызы ятим калды. Иван белән Марина өченче балалары-уллары тууын көтәләр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading