Пекиннан Мәскәүгә кайткан спортчыларны һәм Камилә Вәлиеваны бик күп җанатарлар, шул исәптән Олимпия чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Фетисов каршы алды.
sobesednik.ru корреспонденты Вячеслав Фетисов белән Камиләне ничек каршы алуы һәм алда нәрсә көтәчәген сорашкан.
- Бүген Камиләнең кайтуын белгәч, аны каршы алу өчен махсус Шереметьевога килдем, - дигән Фетисов. - Беркем өчен дә аның кадәр борчылганым булмады.
- Җанатарлар белән аралашырга кәефе юк иде бугай.
- Спортчы буларак аның нинди хәлдә булуын күз алдына китерә алам. Үзенә бөтен илне гашыйк итүе дә очраклы түгел.
- Сез аның белән аралаша алдыгызмы?
- Без терминалга чыкканчы сөйләштек. Башта бераз борчулы иде ул. Мин аңа, монда барысы да сиңа теләктәшлек итә, бернинди дә гаебең юк, син кешеләр янына чыгарга һәм елмаерга тиеш, дидем. Дүрт ел тиз уза һәм син яшь чемпионкалар бары тик бер генә Олимпиадада җиңә ала дигән стереотипны кире кагачаксың, дидем.
- Ул моңа нәрсә дип җавап бирде? Дәвам итәчәкме?
- Планнарың ничегрәк дип сорагач: "Бүген ял итәм һәм бер-ике көннән күнегүләргә барам", - диде. Аның нинди юл аша үтүен һәм ни кичерүен безгә аңларна кирәк. Ул молодец. Ул ил президентыннан да, спорт берләшмәсеннән дә теләктәшлек алды. Мин аңа: "Камилә, берәр хәл килеп чыкса, хоккейчылар янәшә", - дидем.
- Аның уңай допинг-пробасы буенча тикшерү әле тәмамланмаган. Безне нәрсә көтә?
- Бу хәлдән чыгу юлы бар. Ләкин шуны аңларга кирәк, аргументлар ике як өчен дә җитәрлек. Бер яктан арбитраж суды нәтиҗәләреннән шикләнү - дөрес түгел, югыйсә бөтен спорт системасы җимереләчәк. Ә икенче яктан, ВАДА кодексында аларны яклаячак нигезләмәләр бар. Бу безнең өчен ничек тәмамланачак? Уңай дип өметләнәм. Чыгу юлы бар. Әмма безгә Камиләнең гаепле түгеллеген исбатлау өчен бик яхшы юридик ярдәм кирәк.
Фото: olympic.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар