16+

Камилә Вәлиева: «Миннән артист буласың килмиме, дип бик еш сорыйлар» 

Якташыбыз Камилә Вәлиева 7Дней.ру га биргән әңгәмәсендә спорт карьерасын тәмамлагач, нәрсә белән шөгыльләнәчәген сөйләгән. 

Камилә Вәлиева: «Миннән артист буласың килмиме, дип бик еш сорыйлар» 

Якташыбыз Камилә Вәлиева 7Дней.ру га биргән әңгәмәсендә спорт карьерасын тәмамлагач, нәрсә белән шөгыльләнәчәген сөйләгән. 

- Сез фигуралы шуудан соң нәрсә булачагы турында уйлыйсызмы?
- Фигуралы шуудан соң да кызыклы тормыш булачак. Ул фигуралы шуу белән дә бәйле булырдыр. Алда вакыт шактый күп әле, әмма мәктәптән соң физкультура институтына укырга керәчәкмен дип уйлыйм. Тренер - яхшы һөнәр. Әгәр минем кызыксынуны психология һәм спорт белән бәйләсәк, ул спорт психологы да булырга мөмкин.

- Беренче каналда "Ледниковый период" уңыш белән узды. Сезнең хезмәттәшләрегез үзләрен алып баручылар ролендә һәм парлы шууда сынап карадылар. Сез дә үзегезне сынап карар идегезме?
- Мин хәзер шундый яшьтә, үземне көн саен берәр яңа нәрсәдә сынап карыйсым килә: парлы шууда, алып баручы ролендә, кинода төшәргә, театрда уйнарга... Сүз уңаеннан, миннән соңгы вакытта еш кына артист булырга теләмисеңме дип сорыйлар. Мөгаен, уйлап карарга кирәктер. Нигә әле юк? Мин тәкъдимнәр өчен ачык, - дигән Камилә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading