16+

Карадениз «Рубин»ның күрәзәчесе титулына дәгъва кыла

«Рубин» үз тарихында тәүге тапкыр Россия Кубогын яулап, җанатарлары, клуб җитәкчеләре алдында бу сезонда бик үк уңышлы булмаган чыгышын аклый алды.

Карадениз «Рубин»ның күрәзәчесе титулына дәгъва кыла

«Рубин» үз тарихында тәүге тапкыр Россия Кубогын яулап, җанатарлары, клуб җитәкчеләре алдында бу сезонда бик үк уңышлы булмаган чыгышын аклый алды.

Баксаң, бу уңышка Казан клубының бөтен көчен Кубок өчен көрәшкә куюы гына түгел, төрек уенчысының күрәзәчелек сәләте дә ярдәм иткән икән. Бу хактагы серне Казан футбол командасы президенты Дмитрий Самаренкин чиште. «2008 елда әле ул чакта «Рубин»га яңа гына килгән Гекдениз Карадениз, без, һичшиксез, Россия чемпионатын отачакбыз, дигән иде. Ул вакытта Мәскәүдәге уеннан соң очкычта янәшә утырып кайткан идек. Шул ук көздә, чыннан да, «Рубин» Россия чемпионы булды. Узган елның сентябрендә, мин инде клуб президенты булгач, кабинетымда утырганда Карадениз: «Босс, без Россия Кубогын яулаячакбыз!» - дип белдерде. Аның икенче фаразы да чынга ашкач, бу төрек легионеры пәйгамбәр түгелме икән, дигән уйлар килә башлады. Екатеринбургта Россия Кубогын откач, без Европа Лигасын да отачакбыз, димәсенме. Өметләнәбез, моңа кадәр сүзләре рас килә иде бит...»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading