16+

Карт алаша буразнаны бозмыймы?

Узган сезонда тәнәфес ясап алган биатлончы Башкортстан егете Максим Чудовның спортка янәдән әйләнеп кайтуын бик күп тамашачы түземсезләнеп көтте.

Карт алаша буразнаны бозмыймы?

Узган сезонда тәнәфес ясап алган биатлончы Башкортстан егете Максим Чудовның спортка янәдән әйләнеп кайтуын бик күп тамашачы түземсезләнеп көтте.

Дистанцияне югары тизлектә узарга сәләтле булганы өчен дөнья биатлоны «йолдызлары» арасында «рус ракетасы» тәхәллүсен алган Максимны җәйге биатлон буенча быелгы дөнья чемпионаты кабат спорт элитасы сафына кайтарды. Туган ягында узган бу чемпионатта уңышлы чыгыш ясаган спортчы кабат җыелма командага әйләнеп кайтуга зур адым ясады.
Чудов, профессиональ спорттан китеп торса да, тизлеген киметмәгән, тик менә мишеньнәргә ату буенча аңа төгәллек һаман җитеп бетми. Тәнәфес ясавының төп сәбәпләренең берсе травмаларны дәвалау гына түгел, бәлки уңышсыз атуы да булгандыр. Экспертлар Чудовның атуда тотрыклылык күрсәтмәве аңа тискәре йогынты ясарга мөмкин дип искәртә.
Шулай да Максимның җәйге биатлон чемпионатындагы уңышлы чыгышы ил җыелма командасы тренерлар штабын сайлау алдында калдырды: спортчыны Дөнья кубогы ярышлары этапларында катнаштырыргамы, әллә башта әһәмияте ягыннан икенче урында торган IBU этапларында сынап караргамы? Узган сезонда ныклы коллектив буларак үзен таныткан командадан кемне бушатырга? Әлегә бу сорау ачык кала кебек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading