Казанда 45 мең тамашачыга исәпләнгән заманча стадионның сафка басуына инде бер ел була, шулай да әле аның һаман футболчыларга хезмәт итә алганы юк. «Рубин» чемпионатның язгы өлешен «Казан-Арена»да башлар дип өметләнгән идек, әллә каян гына килеп чыккан вирус, газонны чирләтеп, эшне бозды. Хәзер грунтка чәчелгән орлыклардан футбол кырын капларлык хәтфә...
Быелгы сезонда стадионга «Рубин» футболчылары аяк баса алмый инде, монысын шикләнми әйтергә була, чөнки ил беренчелеге тәмамланырга берничә тур гына калды. Ә менә Россия җыелма командасының май аенда биредә уйнаячагына өметләр өзелеп үк бетмәгән әле. Россия футбол берлеге «Казан-Арена»ны Россия һәм Словакия футболчыларының 26 майдагы иптәшләрчә очрашуын уздыру урыны итеп сайлаган иде. Бу турыдагы ахыргы карар, федераль министрлыктагылар белән киңәшләшкәннән соң, 26 апрельдә кабул ителәчәк. ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов шулай дип белдерде.
Барысы да әйбәт булса, көзен Россия чемпионатындагы яңа сезонны «Рубин» яңа стадионда башлап җибәрә алачак. Тик сүз берничә уен турында гына бара. Инде бу ел ахырында ук «Казан-Арена»ны судагы спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерли башлыйлар. Белгәнебезчә, бирегә ярышлар өчен ике бассейн урнаштырылачак. Шуңа күрә, министр Борһанов сүзләре белән әйтсәк, киләсе елда футболчыларыбызга Үзәк стадион белән генә чикләнергә туры килмәгәе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар