16+

Казан чираттагы тапкыр суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабын кабул итәчәк

20-22 мартта Казан суга сикерү буенча FINA дөнья сериясенең икенче этабын кабул итәчәк

Казан чираттагы тапкыр суга сикерү буенча FINA дөнья сериясе этабын кабул итәчәк

20-22 мартта Казан суга сикерү буенча FINA дөнья сериясенең икенче этабын кабул итәчәк

Ярышлар Су спорт төрләре сараенда узачак һәм суга иң яхшы сикерүчеләрне – Олимпия уеннары, дөнья чемпионатлары һәм кубоклары җиңүчеләрен һәм призерларын берләштерәчәк.

Ярышлар программасына 3 метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз һәм синхрон сикерүләр, шулай ук синхрон катнаш сикерүләр керә.

Дөнья сериясенең беренче этабы 28-нче февральдән 1-нче мартка кадәр Монреальдә (Канада) узды, икенче этабы Казанда 20-22 мартта узачак. Соңгы этапны 27-29 март көннәрендә Лондон (Бөекбритания) кабул итәчәк. Дөнья сериясе нәтиҗәләре буенча Токиода (Япония) 2020 елгы җәйге Олимпия уеннарына юллама ияләре билгеле булачак.

Казанда дөнья сериясе этаплары 2015 елдан бирле уздырыла, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте.

Фото: http://www.kzn.ru
Чыганак: http://www.kzn.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading