16+

«Казан марафоны» юбилеена чакыра

Моннан нәкъ 50 ел элек Казанда беренче марафон уздырылган. Юбилей марафоны 2017 елның 4 февралендә узар дип ниятләнелә. Быелгы кышның иң әһәмиятле, иң абруйлы спорт чараларының берсе булачак ул. Марафонны чаңгы һәм биатлон буенча Татарстан Республикасы Федерациясе Казан шәһәре мэриясе белән бергәләп оештыра.

«Казан марафоны» юбилеена чакыра

Моннан нәкъ 50 ел элек Казанда беренче марафон уздырылган. Юбилей марафоны 2017 елның 4 февралендә узар дип ниятләнелә. Быелгы кышның иң әһәмиятле, иң абруйлы спорт чараларының берсе булачак ул. Марафонны чаңгы һәм биатлон буенча Татарстан Республикасы Федерациясе Казан шәһәре мэриясе белән бергәләп оештыра.

Чаңгы һәм биатлон буенча Татарстан Республикасы федерациясе президенты, шул ук спорт төре буенча Россия федерациясе вице-президенты, Челтәр компаниясе генераль директоры Илшат Фәрдиев марафонның бүләкләү фондына 1 миллион сум акча бүлеп бирергә ниятли. Мондый бүләкләрнең марафон тарихында булганы юк иде әле.

Юбилей марафоны Юдино бистәсенә урнашкан «Локомотив» стадионында уздырыла. Моннан 50 ел элек тә беренче марафон нәкъ менә шул нарат урманында үткәрелгән.

Мәскәүдән алып Новосибирск шәһәренә кадәр йөзәрләгән чаңгычы марафонда катнашырга теләк белдерде. Казахстан, Словакия, Кытайдан да гаризалар бар. Россия паралимпия җыелмасының тренеры да команда белән бергәләп катнашу теләген белдерде. ­Россия спортчыларының җыелма командасыннан легендар чаңгычылар килүе көтелә. Марафонның иң мәртәбәле кунаклары ветеран чаңгычылар булачак.

Максатлар, дәрәҗә югары, таләпләр дә катгый куелды. Илшат Фәрдиев Казан марафонын RussiaLoppet химаясенә кертүгә иреште. Әлеге җәмгыять вәкилләре Казанга килеп, биредәге шартлар, инфраструктура белән таныштылар. Бу химая астында ­Россиядә бик аз гына спорт ярышлары уздырыла. Шунысын да әйтергә кирәк, RussiaLoppet үзе WorldLoppetка керә. Бу - Казан марафоны бөтендөнья статусын ала дигән сүз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading