16+

Казан Олимпиада өчен лаеклыларны сайлады

Башкалабызда җәй көне шаулап-гөрләп узган Универсиада уеннарыннан соң, Татарстан спорты өчен чираттагы сынау Сочида узачак Кышкы Олимпия уеннары булачак. Анда катнашачак спортчыларның исемнәре инде билгеле. Әмма ТРның Спорт министры Рафис Борһановның сүзләренә караганда, бу исемлек нәкъ менә катнашучыларныкы дип өздереп әйтергә иртәрәк.

Казан Сочида әле яшь булган «хаф-пайп» дисциплинасы кысаларында чыгыш ясаячак сноубордчы Артем Глебовны тәрбияләп үстерде. «Хаф-пайп» инглиз теленнән «торбаның яртысы» дип тәрҗемә ителә. Райдер үзенең трюкларын шушы махсус бөгелгән конструкциядә күрсәтә дә инде. Артем чаңгы спорты белән 2004 елда, әле ул Россиядә популяр булмаган вакытта ук шөгыльләнә башлаган икән. Бу егет үзлегеннән өйрәнүче буларак та кызыклы әле - чит ил райдерлары трюклары яздырылган видеолар буенча шөгыльләнеп өйрәнгән кеше бит ул. Илдә хәзерге көндә ярышларга әзерләнер өчен нибары 1-2 мәйдан гына бар. Казанда әлегә шартлар булмаганга күрә, Артем, шәхси тренерсыз гына, чит илдә шөгыльләнергә мәҗбүр. Егетнең сүзләренә караганда, Россия хаф-пайпта АКШтан күпкә калыша, әмма аны куып җитү мөмкин булмаган эш түгел.
Гомумән алганда, бүгенге көнгә Сочида узачак Олимпиадада катнашырга тиешле татарстанлылар исемлегендә - 9, паралимпиадада катнашырга тиешлеләрнекендә 3 кешенең исемнәре билгеле.
Чаңгы ике төр ярышында (лыжное двоеборье): Денис Исайкин, Нияз Нәбиев һәм Иван Панин.
Чаңгы узышында (лыжные гонки): Андрей Ларьков, Анастасия Доценко, Наталья Жукова һәм Алия Иксанова.
Яңа төрләр: җыелма команда данын ски-кросс төрендә Иван Аникин, хаф-пайп төрендә Артем Глебов яклаячак.
Паралимпиадада чаңгы ярышы, биатлон: Рушан Минегулов, Рамил Илалетдинов һәм Марта Зәйнуллина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading