Татарстан Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров та кызыклы чагыштыру уздырды. "Балтачта район беренчелегендә 120дән артык көрәшче катнашса, Казан чемпионатында нибары 56 көрәшче бил алышкан", дигәнрәк сүзләре чыннан да уйга салган иде ул чакта. Ә бит кайчан гына әле УНИКС спортзалларында уза торган башкала чемпионатына шәһәр мэры үзе, аның артыннан район башлыклары килеп, Татарстан беренчелекләреннән дә югарырак дәрәҗәдә үтә иде ул.
Бүгенге утырышта болар һәм башкалар хакында фикер алышканнан соң, Казан шәһәре көрәш федерациясенең яңа җитәкчесе итеп танылган көрәшче, спорт остасы, танылган эшмәкәр һәм меценат Расих Габдрахманов сайланды. Казанда көрәш тә, көрәшчеләр дә бар - монысын һич кенә дә инкарь итеп булмый. Шул ук Расих әфәнде генә дә соңгы елда Казанда ничә көрәш түгәрәге ачты, танылган көрәшчеләрне тренерлык эшенә тартты, көрәш буенча "Зилант" клубы оештырып җибәрде һәм бу клуб кыска гына вакыт эчендә югары нәтиҗәләргә дә иреште. Казанның Мәскәү, Авиатөзелеш, Яңа Савин районнарында оста җитәкчеләр, тренер кулы астында көрәш түгәрәкләре алып барыла. Хәзер булганны югалтмыйча, булмаганны булдырып эшлисе генә кала. Уңышлар телибез!
Комментарийлар