16+

Казан теннисның яңарышына этәргеч бирәчәк

Күптәннән халыкара теннис турнирларын кабул итәргә хыялланган Казан моңа тагын бер адым ясады. Шушы көннәрдә генә Татарстан башкаласының хатын-кызлар теннис ассоциациясенең (WTA) 2014 елгы сезонның йомгаклау турнирын үзендә кабул итәргә заявка бирүе мәгълүм булды.

Казан теннисның яңарышына этәргеч бирәчәк

Күптәннән халыкара теннис турнирларын кабул итәргә хыялланган Казан моңа тагын бер адым ясады. Шушы көннәрдә генә Татарстан башкаласының хатын-кызлар теннис ассоциациясенең (WTA) 2014 елгы сезонның йомгаклау турнирын үзендә кабул итәргә заявка бирүе мәгълүм булды.

Билгеле булганча, WTAның йомгаклау турнирында сезон нәтиҗәләре буенча дөньяның иң көчле 8 хатын-кыз теннисчысы катнаша. Соңгы берничә елда турнирны Истанбул кабул итә. 2013 елда ул йомгаклау турнирын ахыргы тапкыр үткәрәчәк. Ә 2014 елда турнирны кабул итәчәк шәһәрнең исеме киләсе елның язында игълан ителәчәк. Бу көрәштә Казанның көндәшләре - Мехико, Сингапур һәм Тяньцзинь (Кытай).
Бу кыю адым да Казанда еш сәфәрдә булган, Универсиада башкаласында Теннис академиясе ачылышында зур роль уйнаган милләттәшебез, Россия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищевның җиңел кулыннан ясалгандыр дип уйлаган идек. Тик Шамил Тарпищев үзе моңа турыдан-туры катнашы барлыгын расларга җөрьәт итми. Әлегә Казан заявкасын әзерләүдә федерациянең катнашмавын хәбәр итү белән генә чикләнә. «Баштарак Казанга «Кремль Кубогы» рангындагы турнирны алып килү идеясе белән янган идек. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашулар вакытында да күп тапкыр фикер алышынды. Ә менә WTAның йомгаклау турнирын биредә уздыруга кагылышлы конкрет фикерләр юк әле. Бераз соңрак бәлки моңа беркадәр ачыклык керер. Йомгаклау чемпионаты - шәхси турнир, шуңа күрә аны кабул итәргә әзер кандидатны тәкъдим итүгә федерациянең махсус рөхсәте кирәкми», - дип белдерә ул.
Быел Истанбулда узган йомгаклау турнирының финалисты Мария ШӘРӘПОВА, WTA турнирын Казанда оештырсалар, бик кызыклы булыр иде, ди:
- Дөресен генә әйткәндә, кандидат шәһәрләр исемлеген ишеткәч, беркадәр гаҗәпкә дә калдым. Бу көрәштә ярышны үткәрү теләге аеруча көчле булган шәһәр җиңеп чыгар дип уйлыйм. Чемпионатны Казан кабул итсә, бу бик уникаль вакыйга булыр иде.
Заманыбызның мәшһүр теннисчыларының берсе, бүген инде профессиональ спорттан китеп, спортны үстерү мәсьәләләре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты буларак шөгыльләнгән Марат Сафин әңгәмәләрендә һәрвакыт Россиядә теннисны үстерү кирәклеген, моның өчен бездә акчаның да, мөмкинлекләрнең дә җитәрлек булуын гел искәртеп килә. Аның фикеренчә, АТР турнирларының (ир-ат теннисчылар ассоциациясе) берсен булса да Россиягә җәлеп итү соңгы елларда игътибардан читтә кала башлаган теннисның яңарышына этәргеч бирер иде.
Шулай булгач, хатын-кыз теннисчыларының йомгаклау турнирын үзендә кабул итә калганда, Татарстан башкаласының үз амбицияләрен генә канәгатьләндереп калмыйча, илдә теннисның яңарышына этәргеч бирәчәгенә шик юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading