Бүген Казанда көрәш буенча беренче ярыш узды. Дөрес, ТАССРның 100 еллыгы Кубогы өчен нибары 14 кеше генә бил алышкан.
Рәсми ярыш түгел бу, әлбәттә. Статусы - уку-күнегү алышлары. "Ак Барс" Көрәш Сараенда узган алышларда өч көрәшче Оренбургтан килсә, калган 11е Татарстан көрәшчеләре була. Бәйге өч үлчәүдә - 80, 100 һәм 130 кг.га кадәр авырлыкта уза. Якташларыбыз бары тик берсендә - 80 килолылар арасында гына җиңә алмый. Бу үлчәүдә Оренбургтан Рафаэль Бильданов беренче урынны яулый. Татарстан егетләр Рөстәм Сабиров - икенче, Рафаэль Кәлимуллин белән Наил Низамов - өченче.
90 кг.га кадәр авырлыкта келәм хуҗасы Булат Мусин җиңүгә ирешә. Икенче урында - Илнар Галимов. Фәнис Сабирҗанов белән Андрей Пятачков - өченче.
130 кг.га кадәр үлчәүдә Раил Нургалиев җиңүче булып таныла. Кызык, Раилне әле Константин Морозов баллар буенча отуга ирешә, әмма Морозов аңа кадәр Оренбург вәкиле Валерий Рафиковка җиңелә. Беренчедә - Нургалиев, икедә - Рафиков, өченчедә Константин Морозов белән Азат Яруллин.
Җиңүчеләргә җиде, биш һәм өчәр мең сумлык бүләк бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Поделили призы между собой?
0
0