16+

 Казанда боксчылар Умар белән Викапита тукмаша

 «Баскет-холл» спорт сараенда 25 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә башланачак Казан Кремле Кубогына бокс бәйгесендә төп очрашу чечен Умар Сәламов белән намибияле Викапита Мероро арасында булачак.

 Казанда боксчылар Умар белән Викапита тукмаша

 «Баскет-холл» спорт сараенда 25 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә башланачак Казан Кремле Кубогына бокс бәйгесендә төп очрашу чечен Умар Сәламов белән намибияле Викапита Мероро арасында булачак.

 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтелде әлеге яңалык.
— Татарстанда 10 мең кеше спортның бокс төре белән шөгыльләнә, шуларның 500е- хатын-кызлар. Мисал өчен, Гөлүсә Галиева бокста югары үрләргә иреште. Спорт секцияләренә 4 мең, ә Бокс мәктәбенә 3 мең бала йөри. Студентлар да бокстан читтә түгел, чөнки ВУЗлар спартакиадасында бокс та бар.

Спартакиадаларда 150 студент бокс бәйгесендә чыгыш ясый,-дип сөйләде республиканың спорт министры урынбасары Илдар Садриев.
— Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада спортны үстерүгә зур ярдәм күрсәтә. “Бокс мәктәбе” проекты да аның теләктәшлегендә гамәлгә ашырыла. Әлеге проектка 6 муниципаль районнан инде 10 мәктәп кушылды. Татарстан башлангычын Россиядәге 20 төбәк үрнәк итеп алды. Бокс ул шахмат уены кебек аналитик уйлау сәләтен үстерә, тормыш авырлыкларына бирешмәскә өйрәтә, - диде Татарстанның бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев.

— Уен тәртибе ничек була, төп бәйгедәге җиңүче боксчыга һәм җиңелгән көндәшенә күпме гонорар каралган?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
— Спорт чарасы “Баскет-холл”да 19.00 сәгатьтә башлана. Татарстан боксчылары чыгыш ясый башта. Гөлүсә Галиева да була, аның көндәше-Елена Кузибаева. Башлангыч бәйгедә чыгыш ясаган җиңүче боксчыга 50 мең сум, җиңелгәненә 30 мең сум бирелә. Умар Сәламов белән Викапита Мероро рингка 22.00 сәгатьтә чыга. Аларга күпме түләнүе коммерция сере инде,-дип җавап кайтарды Сергей Игнатьев.

Казан Кремле Кубогы промоутеры Казбек Асламбеков та “коммерция сере” дип, җаваптан читләште.
— Татарстанны яратам, һәрвакыт сагынып киләм. Боксчыларга чыгыш ясау мөмкинлеге тудырылганы өчен Татарстан җитәкчелегенә олы рәхмәт!- диде Казбек Асламбеков.

Боксчылар Умар Сәламов белән Викапита Мероро аз сүзле булып чыкты. Бөтен уй-гамәлләре алда торган бәйгегә туплангандыр, әлбәттә. 
— Узган елның декабрендәге бәйгедән соң күп ял иттем, инде эшләргә вакыт,-дип шаяртты Умар Сәламов.
 Викапита Мероро үзенең соңгы 3 чыгышында да көндәшенә җиңелгән.
— Кайчак уңышлы, ә кайчак уңышсыз була. Монысында уңышка ирешергә өметләнәм, әзерләндем,- диде ул.
— Россиягә килгәнсез рәхмәт! Санкцияләрдән курыкмыйсызмы?-дип, тәрҗемәче аша сорау бирдем.
— Спортка ышанам, спорт ул- сәясәт түгел,-дип җавап бирде Викапита Мероро. 

Матбугат конференциясеннән соң кызыксынуымны дәвам иттем. Намибия спортчысының әле Казанга түәге мәртәбә генә килүе икән, шәһәр белән танышырга өлгермәгән. 
— Автобус тәрәзәсеннән күзәтеп бардым, Казан матур, яшеллек күп. Иң мөһиме- һава җылы. Окей!-диде Викапита Мероро. 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading