16+

Казанда ислам илләре арасында хоккей турниры уза

Бу яллар спорт чараларына бай булды. Бер төркем халык бил сынашканны караса, икенчеләре хоккейга юл тотты. 14-17 гыйнварда Казанда ислам илләре һәм Татарстан Республикасы командалары арасында хоккей турниры уза. Анда 12 ир-ат һәм 5 хатын-кыз һәвәскәр командалары көч сынашачак. Татарстаннан “Ак Барс” системасы җыелма командасы һәм республика мөселманнары Диния нәзарәтенең хоккей командасы катнашачак.

Казанда ислам илләре арасында хоккей турниры уза

Бу яллар спорт чараларына бай булды. Бер төркем халык бил сынашканны караса, икенчеләре хоккейга юл тотты. 14-17 гыйнварда Казанда ислам илләре һәм Татарстан Республикасы командалары арасында хоккей турниры уза. Анда 12 ир-ат һәм 5 хатын-кыз һәвәскәр командалары көч сынашачак. Татарстаннан “Ак Барс” системасы җыелма командасы һәм республика мөселманнары Диния нәзарәтенең хоккей командасы катнашачак.

– Без башка илләрдән килгән кунакларның республикабыз, халкыбызның мәдәнияте белән таныша алуына бик шат. Суыктан курыкмыйча, илләрегезнең данын якларга килгән өчен рәхмәт. Хоккей –  көчле һәм кыю кешеләр уены. Һәр спортчыга уңышлы ярышлар телим, –  диде "Татнефть" ААҖ генераль директоры, «Ак Барс» ХК президенты  Наил Маганов.

- “Ак барс” хоккей командасына һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясенә бу чараны чынга ашырырга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Без – иң спорт сөючән төбәк. Алга! – диде Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең кышкы спорт төрләре федерациясе вице-президенты Хаммель Әл-Кубаиси чакыру өчен рәхмәт әйтте һәм спортчыларны сәламләде. “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов дога кылды.

Турнирның ачылышында Эльмира Кәлимуллина һәм Марат Яруллин, “Казан нуры” ансамбле чыгыш ясады. Ябылу тантанасы Хабиб, Динә Гарипова җырлары һәм Алинә Заһитованың  чыгышы белән үрелеп барачак.

“Җәл булып китте үзен”
Турнирны  “Ак барс” һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре командалары ачты.  Уен башланганчы хоккейчылар бозны сынап карады. “Ак Барс” системасы җыелма командасы бозда нык торды. Күнекмәләр ясап, көрәшкә әзерләнде. Гарәп Әмирлекләреннән килгән кунакларга авырга туры килер дигән уйлар да булды. Татарстанда хоккей алга киткән спорт төрләреннән санала бит. Уен башланып китте. Гарәп хоккейчылары беренче минутлардан ук һөҗүмгә кереште. Салмак кына бозга чыккан егетләр, чын йөзләрен күрсәтте! Беренче период, чыннан да, аларныкы булды. Кунаклар “Ак Барс”ларның капкалары янында өстенлек итте. Капкачының җиде кат тире чыккандыр, җәл булып китте үзен. “Ак Барс”лар көндәшне күргәч, каушап киттеләр әллә тагын. Гарәп Әмирлекләре уенчылары дүрткә алты уйнаган вакытта беренче алканы кертә алды.  Әлбәттә, бу профессионаллар ярышы түгел. Әмма “Ак Барс” исеме астында чыгыш ясагач, егетләрдән күпне көттек. Соңгы периодта гына алар, чыннан да, үз көчләрен күрсәтте. Тырыштылар, тик җиңеп булмады. 

Көндәшләрне мавыгып карап утырганда, янәшәмдәге өлкән яшьтәге хатын-кыз: “Мин Гарәп Әмирлекләре өчен җан атам”, – дип сүзне башлады. Гүзәл апа хоккейга әзерлек белән килгән. Уенчылар артыннан бинокльдан гына күзәтеп торды. Бу бит чын җанатар коралы.
– Зиннәтулла Билалетдинов Канадада уйнаган вакыттан ук хоккей карыйм. Улларым Гарәп Әмирлекләрендә яши. Алар да “Ак Барс”ның Дубайдагы уенын карарга барды. Үзебезнең уенчыларның җанатарлары болай да бар. Кунакларның да күңелен күтәрергә кирәк, –  диде ул. 

Кунак итә белә торган халык бит без. Әллә уенчыларга Гүзәл апаның хәер-фатихасы булышты. Гарәп Әмирлекләреннән килгән җыелма команда 6:3 исәбе белән җиңде.

Турнир 17 гыйнварга кадәр дәвам итә. Ярыш үтә торган Спорт сарае һәм “Татнефть-Арена” мәйданчыкларына керү бушлай. 

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading