16+

Казанда пычракта йөгерәчәкләр

Башкалада октябрь башларында «Пычрак йөгерү-2012» ярышы уздырылачак.

Казанда пычракта йөгерәчәкләр

Башкалада октябрь башларында «Пычрак йөгерү-2012» ярышы уздырылачак.

Казан яшьләре юлсыз җирдән каршылыклар белән узышырга җыена. Англиядә ел да уздырыла торган Tough Guy Race кебегрәк булачак дип ышандыра алар моны. Tough Guy Race дигәнебез, турыдан-туры тәрҗемә иткәндә, «егетләр арасында аяусыз ярыш»ны аңлата. Бу чара, үзенә күрә, яшь сугышчылар өчен чыныгу курсы. Әйтүләренчә, мондый ярышларда катнашучыларның өчтән бер өлеше финишка бөтенләй дә килеп җитә алмый икән.
Үзебезнең егетләргә килгәндә, алар әлегә 10-15 км лы дистанциядә көч сынашачак. Иң мөһиме - алар үтәсе юлның баткак, пычрак, текә һәм чокыр-чакырлы булуы. Юлда агачлар да аунап ятарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading