16+

Казанда тагын бер боз сарае ачылды

Кичә Казанда "Алтын алка" боз сарае ачылды. Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Илсур Метшин белән узган ел әлеге боз сараена нигез ташы салган иде.

Казанда тагын бер боз сарае ачылды

Кичә Казанда "Алтын алка" боз сарае ачылды. Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Илсур Метшин белән узган ел әлеге боз сараена нигез ташы салган иде.

Яңа Савин районындагы ул спорт корылмасы бер ел дигәндә сафка да басты. "Алтын алка" боз сарае ачылышында Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

- Без республиканың хоккейдагы уңышлары белән горурланабыз, бездә хоккей белән шөгыльләнү өчен балаларга да, өлкәннәргә дә бөтен шартлар тудырылган. Татарстанда 40 боз сарае эшли, "Алтын алка" - чираттагысы, - диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Боз сараенда беренчеләрдән булып "Казан аҗдаһалары" һәвәсркәр командасы белән "Татарстан" җыелма командасы уйнады, аның составында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин да бар иде. Матч "Татарстан" файдасына 14:8 исәбе белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading