16+

Казандагы велотөндә 5000нән артык кеше катнашты (ФОТО)

30ыннан 31 майга каршы төндә Казанда велотөн булды. Узган ел әлеге чарада 3 меңләп кеше катнашса, быел 5 меңләп велосипедчы җыелды. Алар велосипедта Казанның истәлекле, үзенчәлекле урыннарын кертеп төзелгән маршрут буенча 35 чакрым юл уздылар һәм Иделдә таң каршыладылар. Чараның үзенчәлеге шунда - бу велосипедта йөрү генә түгел, ә Казан...

30ыннан 31 майга каршы төндә Казанда велотөн булды. Узган ел әлеге чарада 3 меңләп кеше катнашса, быел 5 меңләп велосипедчы җыелды. Алар велосипедта Казанның истәлекле, үзенчәлекле урыннарын кертеп төзелгән маршрут буенча 35 чакрым юл уздылар һәм Иделдә таң каршыладылар. Чараның үзенчәлеге шунда - бу велосипедта йөрү генә түгел, ә Казан белән таныштыру да. Маршрут дәвамында велосипедчыларга теге яки бу бина турында сөйләп бардылар.
Велотөндә Илдар хәзрәт Баязитов та катнашкан. Әлеге фотоны аның фейсбуктагы битеннән алдык.
Чарадан башка фотолар:

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading