Шәһри Казан

Казанга яшь боксчылар җыела

Киләсе атнада Казанга боксчы юниорлар җыела. Башкаланың Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә яшүсмерләр арасында бокс буенча Россия Студентлар берлеге ярышлары узачак.

Реклама

Чара армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, профессор Мәхмүт Гәрәев призына игълан ителгән Бөтенроссия турниры кысаларында оештырыла. Ул бер үк вакытта 2014 елгы Бөтенроссия Универсиадасы белән 2016 елгы җәйге Олимпия уеннарына әзерлек программасына да кертелгән.
Турнирның квалификация ярышлары - 7 апрельдә, ә чирекфинал көрәше 9 апрельдә башлана. Финал ярышлары һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 12 апрельдә узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: