16+

Казанлылар һәм татарлар - фигуралы шуудагы йолдызлар!

Кичә Таллин шәһәрендә уза торган фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында Казан кызы Евгения Тарасова партнеры Владимир Морозов белән икенче урынга лаек булды. Әлеге пар 2018 елгы Олимпиада уеннарында команда ярышларында икенче урынга лаек булды.

Ике тапкыр Европа чемпионы исеменә лаек булдылар. Дөнья чемпионатында ике мәртәбә көмеш һәм бронза медальләр алдылар. Өч тапкыр Россия чемпионнары исемен алдылар. Күп еллар Нина Мознер җитәкчелегендә шөгыльләнгәч, узган ел алар Этери Тутберидзе командасына күчтеләр. Тиздән алар Олимпия ярышларына барачак.
Европа чемпионатында өч урынны да Россия спортчылары алды. Беренче урында – Александр Галләмов белән Анастасия Мишина (239.82), икенчедә – Евгения Тарасова белән Владимир Морозов (236.43), өченчедә – Дмитрий Козловский белән Александра Бойкова (227.23).
Парлы шууда дүртенче урынга Грузиядән Карина Сафина белән Лука Берулава лаек булды. Карина Чиләбе шәһәрендә туган. Исем-фамилиясенә караганда, татар кызы булырга тиеш.
Беренче урындагы Александр Галләмовның да фамилиясе татар. Ул тумышы белән Пермь краеннан.

Фото: https://minsport.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading