16+

Казанның төп Сабантуй мәйданындагы көрәшкә кемнәр кертеләчәк? Расих Габдрахманов җавабы

Кичә көрәшчеләр тупланган «Батырлар илендә» телеграм-каналында чыккан хәбәр бик күпләрдә сорау тудырды.

Кичә көрәшчеләр тупланган «Батырлар илендә» телеграм-каналында чыккан хәбәр бик күпләрдә сорау тудырды.

Әлеге хәбәрдә болай язылган иде: "Быел Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узачак Сабантуй көрәш мәйданына районнарда батыр калучылар гына чыга алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтте. «Гадәттә көрәшчеләр Казандагы Сабантуйга үзләре тупланып килә иде. Быел Татарстан районнарында җиңүче көрәшчеләр Тынычлык бистәсендәге мәйданга җыелачак. Алар барысы да Тынычлык бистәсендә ярышачак», – диде ул".

Күпләр Тынычлык бистәсендә узачак Сабантуйга чыннан да район Сабантуйлары батырлары гына катнашачак, җиңел авырлык үлчәү категорияләре булмыймы микән әллә дип сорау яудыра башлады. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Казан шәһәре көрәш федерациясе җитәкчесе Расих Габдрахмановка мөрәҗәгать иттек. "Андый сүзләр ничек барлыкка килгәндер, бәлки чыгыш ясаучы, бәлки язучы дөрес җиткермәгәндер - белмим, әмма бик үк дөрес хәбәр түгел бу. Әле генә шәһәрнең спорт комитеты вәкилләре белән очраштык. Казан Сабантуйларына, шул исәптән, төп мәйдан - Тынычлык бистәсендә узачак бәйрәмгә дә теләге булган бөтен көрәшчеләрне чакырабыз. Быел көрәш чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелергә тиеш. Кемдер - төп мәйданга, кемдер Совет районындагы Каенлыкка, кемдер Киров районындагы Сабантуйга барачак - монысы инде көрәшченең үз теләге. Барлык өч мәйданда да көрәш ярышлары 5 авырлык үлчәвендә узачак. Шулай ук яшьләр дә 5 авырлыкта көрәшәчәк. Тынычлык бистәсендәге Сабантуй батырына "Лада Гранта" машинасы тапшырылачак. Калган мәйданнарда, мөгаен, баш батырга квадроцикл бирелер. Якын арада көрәш бәйгесенең нигезләмәләрен әзерләп таратачакбыз. Тынычлык бистәсендәге Сабантуйда катнашыр өчен мандат комиссиясе бер көн алдан узар, мөгаен. Чөнки анда саклык чаралары бик көчле булачак, БРИКС Уеннары кунаклары да җыелачак. Көрәшчеләрне алдан теркәү дә алар үлчәнү процедураларын вакытында узсын, соңга калмасын, теләге булган һәр көрәшче килсен өчен эшләнә", дип җавап бирде безнгә Расих Габдрахманов.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading