Шәһри Казан

Көчлеләрен сайлап ал

Казанда студентлар арасында көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары булып узды. Турнир 2013 елгы Универсиаданың спорт корылмасы бул­ган «Ак Барс» көрәш сараенда барды. Биредә Россиянең 13 тө­бәгеннән кил­гән атлетлар көч сынашты. Билбаулы көрәш осталары 6 үлчәү авырлыгында чыгыш ясадылар. 62 килограмм авырлыктагы үлчәү категориясендә лидер булып Казан егете -...

Реклама

Казанда студентлар арасында көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары булып узды. Турнир 2013 елгы Универсиаданың спорт корылмасы бул­ган «Ак Барс» көрәш сараенда барды. Биредә Россиянең 13 тө­бәгеннән кил­гән атлетлар көч сынашты. Билбаулы көрәш осталары 6 үлчәү авырлыгында чыгыш ясадылар. 62 килограмм авырлыктагы үлчәү категориясендә лидер булып Казан егете - спорт мастеры Сергей Чернов табылды. 68 килограммлы үлчәү авырлыгында да беренчелек - Казан егете Айдар Нәҗмиевтә. 75, 82, 90 һәм 100 килограммлы үлчәү авырлыкларында башка төбәкләрдән килгән егетләр җиңеп чыкты. Искәртеп узыйк: студентлар арасында көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары 2013 елдагы тест турнирлары арасында икенче булып тора. Уеннар башланганчы, шулай ук Су төрләре буенча яңа спорт сараенда суга сикерү буенча Гран-при FINA этабын, 9 Бөтенроссия ярышларын һәм Республика чемпионатларын уздырасы бар әле. Көрәш һәм билбаулы көрәш беренче тапкыр 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиадасы программасына кертелгән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: