Шәһри Казан

КХЛ финнарга йөз белән борылды

КХЛ Финляндияне дә колачлаячак. Юк, әлегә Суоми иле командаларының Континенталь хоккей лигасы составына керүе хакында сүз бармый. Бүгенге этапта безнең командаларда фин легионерларының күпләп уйнавы һәм җитәкчелек итүе дә җитеп торыр. Киләсе сезоннан КХЛ матчлары Финляндиядә яшәүчеләргә трансляцияләнә башлый. Көзен Viasat Hockey Finland каналы туры эфирда һәм язмада комментарийлар белән...

Реклама

КХЛ Финляндияне дә колачлаячак. Юк, әлегә Суоми иле командаларының Континенталь хоккей лигасы составына керүе хакында сүз бармый. Бүгенге этапта безнең командаларда фин легионерларының күпләп уйнавы һәм җитәкчелек итүе дә җитеп торыр. Киләсе сезоннан КХЛ матчлары Финляндиядә яшәүчеләргә трансляцияләнә башлый. Көзен Viasat Hockey Finland каналы туры эфирда һәм язмада комментарийлар белән КХЛ матчларын күрсәтә башлаячак икән.
«Дөньяның төп хоккей үзәкләренең берсе саналган Финляндия базарына чыгу - КХЛ үсешендәге мөһим этап», - ди лиганың вице-президенты Илья Кочеврин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: