16+

КХЛда «ЙОЛДЫЗЛАР ЯҢГЫРЫ» көтелә

Милли хоккей лигасында яңа сезон соңлап башланырга яки бөтенләй башланмаска да мөмкин. Белгечләр НХЛда кабат локаут булачагын инде кистереп әйтә. Аерма шунда гына: ул озак вакытлы булырмы яки бер-ике айга гына сузылырмы? Каршылыкны уенчылар профсоюзының НХЛ дивизионнарының яңа форматын расларга теләмәве китереп чыгарган. Гамәлдәге коллектив килешүнең вакыты 15 сентябрьдә тәмамланачак....

КХЛда «ЙОЛДЫЗЛАР ЯҢГЫРЫ» көтелә

Милли хоккей лигасында яңа сезон соңлап башланырга яки бөтенләй башланмаска да мөмкин. Белгечләр НХЛда кабат локаут булачагын инде кистереп әйтә. Аерма шунда гына: ул озак вакытлы булырмы яки бер-ике айга гына сузылырмы? Каршылыкны уенчылар профсоюзының НХЛ дивизионнарының яңа форматын расларга теләмәве китереп чыгарган. Гамәлдәге коллектив килешүнең вакыты 15 сентябрьдә тәмамланачак....

Милли хоккей лигасында фаразлана торган локаут бер яктан Континенталь хоккей лигасы өчен файдага гына булачак. КХЛга океан артыннан хоккей «йолдызлар»ы агылачак. КХЛ командалары җитәкчеләре бу көннәрдә бер-берсен уздырып үз составларында кемнәрне күрергә теләүләрен хәбәр итә. ЦСКА клубының генераль менеджеры Сергей Федоров, мәсәлән, командада быелгы дөнья чемпионатында иң яхшы уенчы дип табылган «Питтсбург» һөҗүмчесе Евгений Малкинның уйнау ихтималын яшерми. Ул сентябрь урталарында хоккейчы белән килешү төзү нияте булуын җиткерә. НХЛ «йолдыз»ы үзе бүгенге көндә ЦСКАның яшьләр командасы «Красная Армия» белән бергә күнекмәләр уздыра. «Әлегә бу бернәрсә хакында да сөйләми. Без аңа физик формасын саклау өчен мөмкинлек кенә бирдек», - ди кайчандыр үзе дә НХЛда «балкыган» Федоров.
Санкт-Петербургның СКА командасы генераль менеджеры Алексей Касатонов та, локаут була калганда, НХЛда уйнаучы Россия хоккейчыларының КХЛ командаларына кайтуына каршы түгел. Аның фикеренчә, Олимпиада алдыннан бу аларга физик формаларын сакларга ярдәм итәчәк. «Әлегә бу уңайдан клублар белән лиганың нинди карарга киләчәге мәгълүм түгел. Шулай да Гагарин Кубогы өчен көрәшүче топ-командаларның НХЛ «йолдызлар»ын үзләренә күпләп чакыруы дөрес адым булмас иде. НХЛдан уенчылар чакырганда өстенлек анда уйнаучы Россия уенчыларына бирелергә тиеш, дип саныйм. Аларга Олимпиада алдыннан формаларын югалтмаска кирәк. Маркетинг ягыннан караганда да лига моннан отачак», - ди ул.
НХЛ тарихында уенчылар профсоюзы белән лига җитәкчелеге арасында аңлашылмаучылык аркасында сезонның өзелүе беренче генә тапкыр күзәтелми. Моңа кадәр ике локаут булган иде инде. Аның соңгысын «Ак Барс» җанатарлары яхшы хәтерләргә тиеш. 2004/2005 сезондагы локаут нәтиҗәсендә «йолдызлар десанты»ның иң зурысы нәкъ менә Казан клубына төшкән иде. Ул чакта «Ак Барс» чын мәгънәсендә йолдызлар командасына әйләнде. Тик йолдызлы команда гына була алмады. НХЛ уенчылары ярдәмендә Россия чемпионатын отарга ниятләгән команда сезонны 7 нче урында гына тәмамлады. «Ак Барс» җитәкчелеге ул сезонның ачы сабакларын үзләштереп, яңа хаталар ясамас инде дип өметләник.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading