16+

Хурлык! Онытырга кирәк

Хурлыклы уен алда көткән икән әле: 18 ноябрьдә хәлиткеч уенда Россия командасын Сербия җыелмасы да тар-мар итте – 5:0. Россия футболчыларының шундый хурлыклы җиңелүе соңгы тапкыр 2004 елда Португалия белән уенда (1:7) булган иде.

Хурлык! Онытырга кирәк

Хурлыклы уен алда көткән икән әле: 18 ноябрьдә хәлиткеч уенда Россия командасын Сербия җыелмасы да тар-мар итте – 5:0. Россия футболчыларының шундый хурлыклы җиңелүе соңгы тапкыр 2004 елда Португалия белән уенда (1:7) булган иде.

Ил җыелмаларына чакырылган футболчылар үз клубларына кайтты. Бу атнада Россия чемпионаты кабат җанлана – 22 ноябрьдә “Рубин” Казанда “Ростов” белән очраша.
“Рубин”да хәлләр мактанырлык түгел бит әле: үз илләре өчен уйнарга киткән 8 футболчының икесе – Хвича Кварацхелия (Грузия) белән Хван Ин Бомның (Көньяк Корея) коронавируска тапшырган тесты уңай нәтиҗә биргән. Хорватия җыелмасы белән уеннарда сакчы Филип Уремович та имгәнде. Димәк, “Ростов” белән уенны алардан башка үткәрергә туры киләчәк.
...Спорт шундый әйбер инде ул: кичәге нәтиҗәләрне бүген оныта алсаң, иртәгә яхшырак күрсәткечкә ирешергә юл ачыла. Россия җыелмасы уенын караганнан соң төшенкелеккә бирелгәннәрнең бераз булса да кәефен күтәрү өчен әйтүебез. Бик шәп уйнамады шул җыелма. 12 ноябрьдә Молдавия-Россия командаларының футбол матчы 0:0 исәбенә төгәлләнде. Хурланырлык нәтиҗә: соңгы 14 уенда Молдавия капкасына Россия футболчылары гына гол кертә алмаган. Берничә көн узуга Истанбулда Төркиягә – быел әле берәүне дә җиңә алмаган командага оттырдык (2:3). Моңа кадәр Россия футболчыларының төрекләргә гомумән оттырганы булмаган. 
Хурлыклы уен алда көткән икән әле: 18 ноябрьдә хәлиткеч уенда Россия командасын Сербия җыелмасы да тар-мар итте – 5:0. Россия футболчыларының шундый хурлыклы җиңелүе соңгы тапкыр 2004 елда Португалия белән уенда (1:7) булган иде. Шулай итеп, төркемдә 2нче урында гына калып, Милләтләр лигасында дәрәҗәлерәк лигага чыга алмадык. Ә Россия футболчыларының  җиңүләрсез сериясе 6 матчка җитте.
Ул арада футбол буенча 2020 елгы Европа чемпионатында катнашачак командалар билгеле булды: Италия, Төркия, Уэльс, Швейцария (“А” төркеме); Бельгия, Россия, Дания, Финляндия (“В” төркеме); Украина, Нидерланд, Австрия, Төньяк Македония (“С” төркеме); Англия, Хорватия, Чехия, Шотландия (“D” төркеме); Испания, Швеция, Польша, Словакия (“Е” төркеме); Германия, Португалия, Франция, Венгрия (“F” төркеме). Уеннар 2021 елның 11 июнь-11 июль көннәрендә Европаның 12 шәһәрендә узарга тиеш. Чемпионат пандемия сәбәпле быел уздырылмады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading