16+

"Хәзер матада көрәшәләр. Анда ул тәмле түгел. Менә син чирәмгә шапылдап килеп төш әле..."

Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы — танылган, зур, тарихи татар авылларының берсе. Күгәрченнең бер үзенчәлеге җәй җитүгә дөньяга тарала — бу авылда хатын-кызлар да көрәшә. Сабантуйлар җитсә, көрәшче ирләрнең генә түгел, хатын-кызларның да йөрәкләре ныграк тибә башлый.

"Хәзер матада көрәшәләр. Анда ул тәмле түгел. Менә син чирәмгә шапылдап килеп төш әле..."

Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы — танылган, зур, тарихи татар авылларының берсе. Күгәрченнең бер үзенчәлеге җәй җитүгә дөньяга тарала — бу авылда хатын-кызлар да көрәшә. Сабантуйлар җитсә, көрәшче ирләрнең генә түгел, хатын-кызларның да йөрәкләре ныграк тибә башлый.

Интертат журналисты Энҗе Габдуллина хатын-кызлар көрәше белән дан тоткан Күгәрчен авылы батыры белән сөйләшкән.

Татарның көче — батыр улларында, гүзәл кызларында, дибез. Татар хатын-кызы гүзәллек, матурлык, мәхәббәт алиһәсе генә түгел, ул көчле дә, ул горур да, ул батыр да. Дөньялар тетрәрлек итеп көрәшүче хатын-кызларыбыз да бар безнең. Ир-атлар белән бер дәрәҗәдә чын татарча итеп, чын үзебезчә итеп күкләрдән әйләндереп сала алырдай көчле хатын-кызларыбыз бар. Күп булмасалар да, бар алар. Келәмдә бил бирми торган хатын-кызлар тормышта да көчле шәхес булалар. Күзләре янып тора, дөньяны яратып, тормыштан тәм табып, рәхәтләнеп яшиләр.

«Бармагыма операция булды — сөлгене беләгемә бәйләп көрәштем»

Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы — танылган, зур, тарихи татар авылларының берсе. Күгәрченнең бер үзенчәлеге җәй җитүгә дөньяга тарала — бу авылда хатын-кызлар да көрәшә. Сабантуйлар җитсә, көрәшче ирләрнең генә түгел, хатын-кызларның да йөрәкләре ныграк тибә башлый. Бу кәмит-фәлән генә түгел, ә 1986 елдан бирле килгән традиция. Авыл Сабан туенда хатын-кызлар арасында арасында унҗиде тапкыр абсолют батыр, ике тапкыр икенче батыр калган Фәния апа Җәләлова да көрәш турында сөйләгәндә йөрәге белән мәйдан уртасында кебек иде.

— Яратам! Көрәшне яратам. Менә үлеп яратам! Май ае җитүгә чабыш аты шикелле ярсый йөрәгем. «Булды, җитте, чыкмыйм көрәшкә», — дип төшәм дә мин Сабантуйга, барыбер чыгам инде. Юк шул, анда төшкәч, бәйләп куйсалар да чыгып чабасың, — ди Фәния апа.

Аның яратып, горурланып, җанланып, бирелеп китеп сөйләвен шаккатып тыңлап утырам. «Наный» дип сөйләшүләре дә ни тора! 66 кило авырлык белән бер әзерлексез мәйдан уртасына чыгып көрәш тә, центрнерлы тәкәләр күтәреп йөр әле син! Татар хатын-кызлары менә ничек көчле ул!

— Безнең авылда хатын-кызлар көрәше традициягә әверелде. Мин генә унтугыз ел көрәштем, аңа кадәр әллә кайчан барлыкка килгән иде инде ул. Көрәшүемә быел егерме ел буласы иде, шушы авырулар аркасында Сабантуйларны үткәрмичә калдырдылар бит. Икенче батыр булып ике тапкыр гына калдым. Берсендә спорт остасы килде, икенчесендә аягымны имгәтеп кенә калдым. Спорт осталары белән алай көрәшеп булмый.

Шул ике тапкыр гына икенчедә калдым, ә башка елларны, ничек кенә авыр булмасын, беренчелекне бирмәдем. Һәр елны йә операция була иде миңа, йә тагын берәр нәрсә килеп чыга шунда. Өч-дүрт ел рәттән гел операциядән соң чыктым. Майда операция була да, июньдә көрәшкә чыга идем. Салават Фәтхетдинов үткәргән бәйрәмдә дә шулай булды. Аңа кадәр бик авыр операция кичереп, үлемнән калдым. Ну бит йөрәк шундый, чыгасы килә, наный! Көрәшәсе килә, елыйсылар килә инде. Чыктым, наный! Чыктым һәм егерме дүрт хатын-кыз арасында беренче урынны да алдым! Анда кемнәр генә юк иде, кайдан гына килмәгән иде алар.

Ә икенче елны май аенда бармагыма операция булды. Сабантуйда сөлгене беләгемә бәйләп көрәштем.

Җырчы Илназ Минвәлиев килде дә: «Фәния апа, хәзер машинага алып керәм дә, ике кулыңнан бәйләп куям. Көрәшмисең! Нигә үз-үзеңне сакламыйсың шулай?» — ди. «Аны да өзәм, наный, азапланып та тормагыз», — дидем. Менә шулай ярсый идем.

«И, әни, зинһар кичерә күр, тагын көрәштем бит»
Күгәрчен — Фәния апаның туган авылы. Җиде балалы гаиләдә үсә ул. Абыйлары, энеләре көрәшче, әтисе көрәш хөкемдары була. Көрәшчеләр арасында көрәшне күреп, аңлап үсә, кыскасы. Фәния апа көрәшә башлагач, әтисе: «Кызын яклый дип әйтерләр», — дип хөкемдарлыктан да баш тарта. 66 кило авырлык белән унтугыз ел авыл Сабан туен гөрләтә шулай Фәния апа.

Күгәрчендә хатын-кызлар көрәше ир-атларныкы белән бер дәрәҗәдә. Призлары да бер үк төрле, тәкәсе дә була икән. Әле тәкә күтәреп, мәйдан әйләнгәндәге кичерешләрен Фәния апа һаман онытмаган. Хәер, центнерлы тәкә онытырлык буламыни инде?!

— Бер елны әллә ничә центнерлы тәкә бирделәр беренче урынга. Нәселле тәкә иде. Шуны әллә ничә ир-ат күтәреп, сыртыма салдылар. Ул тәкә һаман да муенымда торган шикелле. Аның зурлыгы! Шул тәкәне күтәреп мәйданны да әйләнеп чыктым бит әле мин.

— Фәния апа, бу көрәш чын татарча күтәреп сала торган көрәш инде, әйеме?

— Әйе, наным. Чын татарча матур итеп күтәреп алып, күтәреп сала торган көрәш. Әле ачуны китерсәләр, җенләнәсең дә, тотып атасың (көлә). Бу юлы миңа беренче урынны бир инде, дип әйттеләр миңа берсендә. «Ярар, башта син мине егып кара, аннары алырсың беренче урынны», — дидем. Шулай итәсең инде аны.

Хәзер элеккеге шикелле көрәшеп йөреп тә булмас бәлки. Олыгаябыз да бит инде. Минем: «20 ел көрәшәчәкмен», — дип әйткән сүзем бар иде. Рәттән булса, көрәшә идем. Әле киләсе елларны кем белсен, күз күрер. Анда төшкәч, түзеп булмый, сөлгесен булса да тотып карыйсы килә.

Мине сүгәләр дә инде. Мәрхүм әнкәем: «Кызым, булды, җитте, көрәшмә бүтән», — дия торган иде. «Ярар, әнкәй», — дип, әнигә антлар әйтеп төшеп китәм дә: «Аллаһы Тәгаләм, кичер. Син кичерсәң, әни дә кичерә», — дип тагын кереп китәм. Аннары: «И, әни, зинһар кичерә күр, тагын көрәштем бит», — дип кайтам. «И, кызым, көрәшкәнеңә бер сүз дә әйтмим, имгәнерсең дип кенә куркам», — дия торган иде җанкисәккәем.    

Хәзер матада көрәшәләр бит инде. Анда ул тәмле түгел. Менә син чирәмгә шапылдап килеп төш әле! Менә анысы тәмле аның. Анысы чын татарча көрәш! Ә тегесе нәрсә инде — таеп егыласың да йомшакка барып төшәсең. Ә чирәмдә көрәшүнең исенә хәтле тәмле! Менә шундый рәхәт инде. Нишләтәсең инде, менә шулай яратам.

Чирәмдә көрәшүнең исенә хәтле тәмле! Менә шундый рәхәт инде. Нишләтәсең инде, шулай яратам.

«Беренчелекне берсенә дә бирмәдем»
— Чит авыллардан да киләләр. Читләрне кертүгә авыл халкы каршы булган иде. Бу бит безнең авыл Сабан туе. Бер караганда, читләрне кертергә дә тиеш түгелләр иде. Шулай да керттеләр инде. Ул спорт остасына мин күтәрттереп кенә чыгып киттем. Алар бит бөтен алымны белә. Терсәкләренә, тез башларына саклану чаралары куеп чыгалар. Ә без нәрсә инде? Иртән эштән кайта идем дә, аннары Сабантуйга төшеп китә идем. Беркайчан да, бервакытта да әзерләнгәнем булмады.

Бер тапкыр авылдагы көрәшче Бәйрәмгол абый чакырып алды да: «Наный, менә шулай гына итеп күтәреп ал да, шулай итеп сал», — дип, бер-ике алым өйрәтте. Мин ул өйрәткән алымны хәзер дә кулланам.

2011 елда Минзәләдә Авыл яшьләре уеннарында Татарстан буенча өченче урынны алдым. 66 кило авырлыгым белән 120 килолы кыз белән көрәшеп кайттым. Анысы билбаулы көрәш иде, андый төрдә беренче тапкыр көрәштем. Шуны да анда баргач кына белдем, күрдем. Билбаулы көрәш белән беркайчан да шөгыльләнгәнем юк иде.

Иң үзәккә үткәне дә шул Минзәләдә булды. Бик азапланып көрәштем. Авылда алай азапланып көрәшкәнем булмады. Мин авылда гел чыктым да ыргыттым гына. Озак-озак сузып торганым булмады, тотып ыргыта идем дә, кереп китә идем. Беренчелекне берсенә дә бирмәдем. Аягымны авырттырмаган булсам һәм спорт остасы килмәгән булса, аларын да ота идем.

Минзәләдә хәтта хөкемдарлар, хәтта Рәфкать Миңнеханов та килеп: «Фәния, кермә, имгәтә бит», — диделәр. «Мин барыбер көрәшәм», — дидем. 66 килолы гәүдәм белән 120 килолы хатынга каршы көрәштем бит. Әле астында калдым, аннары астыннан шуышып чыгып, өстенә менеп утырдым. Анда бөтен кеше шокта калды.  

Бер елны Җөригә бардым. Анда да гел спорт осталары җыелган иде. Үз авырлыгымда өченче урынны алып кайттым шулай да. Бик каты куркыныч итеп көрәштеләр. Безнең Күгәрчендә алай түгел. Бездә бик матур, бик күңелле генә үтә, — ди Фәния апа...

Тулысынча: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тозэтегез пожалуйста, Бэйрэмгол абый тугелдер инде ул, Бэйрамхан абый атаклы корэшче бар, Кугэрчен авылында!!!

    Мөһим

    loading