Шәһри Казан

Киберспорт буенча дөнья чемпионаты Казанда узарга мөмкин

 “Безгә дөнья чемпионатына омтылырга кирәк, чөнки яңа юнәлешләрне күрү кызык. Бүген без мобиль киберспортның бик күп перспективаларын күрәбез. Федерация белән бергә моның өстендә эшләячәкбез”, – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева киләчәктә киберспорт буенча халыкара ярышлар узарга мөмкинлеген фаразлап.

Реклама


“Татар-информ” мәгълүмат үзәге хәбәр иткәнчә, Казан Россия Кубогының гранд-финалын кабул итә. Премьер-министр урынбасары Татарстан башкаласының яңадан турнирны кабул итә аламы-юкмы икәнлегенә ачыклык керткән. “Башта бу чараны уздырырга, бәя алырга кирәк. Аннары тагын берничә тапкыр кабул итә алабыз”, – дип белдергән ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: