16+

Киләсе елларда Казан Еврохоккей турның Россия этабын кабул итәргә мөмкин

«Мегаспорт» сараенда масштаблы төзекләндерү эшләре барганга күрә, быел хоккей буенча Евротурның Россия этабын Мәскәү кабул итә алмаячак. Әлеге корылманы хоккей буенча 2016 елгы дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерлиләр. Шуңа күрә 19-22 декабрь көннәрендә Беренче канал Кубогы турнирын Сочи кабул итәчәк.

Берочтан бу 2014 елгы Олимпиада башкаласы бозының мөһим халыкара ярышларга әзерлеген дә сынау булачак.
Шушы ротациядән соң, Россиянең хоккей федерациясе Беренче канал Кубогы турнирын моннан соң, илнең төрле шәһәрләрендә уздыру мөмкинлеге турында җитди уйлана башлаган. «Без перспективага эшләргә, бу турнирны югары оештыру дәрәҗәсен һәм аңа күпләп тамашачыларны җәлеп итүне кайгыртырга тиешбез. Моны бары бай хоккей традицияләре һәм көчле инфраструктурасы булган шәһәрләр генә тәэмин итә ала», - дип саный Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк. Аның сүзләреннән аңлашылганча, төбәкләрнең Еврохоккей турның Россия этабын ни дәрәҗәдә кабул итәргә әзерлеген ачыклауга федерация сайтында уздырылган сораштырулар да ярдәм иткән. Ике тапкыр уздырылган тавыш бирү нәтиҗәсендә, Чиләбе белән Омск беренчелеккә чыккан. Казан белән Уфа да шактый тавыш җыйган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading