16+

КХЛда Гагарин кубогы өчен көрәш башланды: “Ак Барс” хоккейчылары уңышка намуслы хезмәт аша ирешмәкче

КХЛда язны плей-оффның беренче уеннары белән каршылыйлар. Искәрмә ясалган еллар булса да, гадәттә календарь шулайрак төзелә: 1 мартта Гагарин кубогы өчен уеннарга старт бирелде. Быел да хоккейчылар язның беренче көнендә үк сакал үстерә башлый.

КХЛда Гагарин кубогы өчен көрәш башланды: “Ак Барс” хоккейчылары уңышка намуслы хезмәт аша ирешмәкче

КХЛда язны плей-оффның беренче уеннары белән каршылыйлар. Искәрмә ясалган еллар булса да, гадәттә календарь шулайрак төзелә: 1 мартта Гагарин кубогы өчен уеннарга старт бирелде. Быел да хоккейчылар язның беренче көнендә үк сакал үстерә башлый.

Хезмәт намус белән башкарылса
Казан клубының кубок артыннан сәяхәте ни белән төгәлләнүе берәүгә дә сер түгел, “Ак Барс” – Гагарин кубогын өч тапкыр (2009, 2010, 2018 еллар) яулый алган бердәнбер команда.

“Әлеге уңышка намуслы хезмәт аша ирештек”, – дигән иде команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов 2018 елгы уңыштан соң Гагарин кубогыннан шампан шәрабе авыз итәр алдыннан. Чемпион булу серен яхшы белгән остазның әлеге сүзләре канатлы гыйбарәгә әйләнде дә куйды. Хәтта аны плей-офф алдыннан махсус чыгарылган киемгә дә язганнар. Хәлиткеч уеннар барган көннәрдә хоккейчылар да киячәк, тугры җанатарлар өчен тиздән сатуга да чыгачак икән. (Бәясе 6 мең сум чамасы булачак, имеш!)

Сез сатып алганчы, Татарстан Рәисе киеп тә куйды инде – плей-офф алдыннан традицион очрашуга килгән хоккейчылар “Только честный труд” дип язылган әлеге киемне Рөстәм Миңнехановка да бүләк итте.

– Сезон сөенерлек башланмаган иде, – дип сүз алды Татарстан Рәисе “Ак Барс”ның Олег Знарок кул астында уңышсыз уйнаган вакытларын искә алып. – Зиннәтулла Хәйдәровичка рәхмәт, авыр вакытта команданы ташламады. Плей-оффка лаеклы килеп җитүебезгә чиксез шатмын, җиңүгә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Республика команда өчен җан атачак. Һәрчак әйтә киләм: лидер булсагыз да, уңышсызлыкка очрасагыз да – сез безнеке. Шулай да җиңүгә генә йөз тотыйк.

Үзебезнекеләр: өченче каршылык
“Ак Барс” даими чемпионат уеннары төгәлләнгәнче үк Көнчыгыш конференциядә 1нче урынны яулаган иде инде. Шул рәвешле аның плей-оффта 8нче команда белән очрашачагы алдан ук билгеле булды. Һәм плей-оффка әлеге соңгы юлламаны Түбән Каманың “Нефтехимик” командасы үзенеке итте.

– “Нефтехимик”ка каршы сериядән ни көтәргәме? Бәлки кемдер моны гадәти уеннарга санар. Ләкин барысы да җиңел генә булмаячак, баш һәм тән белән дә әзер булырга, дөрес уен күрсәтергә, мөмкинлекләрне файдалана белергә кирәк. Бу – плей-офф, көндәшкә җитди әзерләнү мөһим, – диде баш тренер Зиннәтулла Билалетдинов.

Плей-оффта Татарстан командаларының ике тапкыр – 2012-2013 һәм 2019-2020 елгы сезоннарда үзара очрашканы булды. Икесендә дә серия 4:0 исәбенә “Ак Барс” файдасына төгәлләнде. Бу уңайдан бер факт: ул сезоннарда “Ак Барс”ны Билалетдинов түгел, ә Валерий Белов һәм соңгысында Дмитрий Квартальнов җитәкли иде. Инде килеп тагын бер факт: “Нефтехимик”ның КХЛ тарихында бер тапкыр гына (2010 елда “Авангард”ны отып) плей-оффның икенче раундына узганы бар.

– Команданың күптәнге уенчылары тамашачының ничек җиңү көткәнен, плей-офф вакытында трибунада нинди мохит булганын яхшы белә. Ә “Ак Барс” составында беренче тапкыр плей-оффта катнашучы яңа уенчылар бер үк вакытта тәҗрибәле дә, җиңүгә дә сусаган. Бу команда өчен гаять мөһим, – ди клубның президенты Наил Мәганов җиңүгә ышаныч белдереп.
Сүз уңаеннан, бу сезонда даими чемпионатта “Ак Барс” хоккейчылары “Нефтехимик”ка каршы 4 уен уздырды һәм өчесендә җиңү яулады.

Данис абый диләр, шунсы...
Данис Зиннур улы хәзер Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре беләсегез килсә! Хоккейчылар белән очрашуда Татарстан Рәисе команданың элеккеге капитаны Данис Зариповка шундый исем тапшырды. Хезмәте өчен карьерасына нокта кую уңаеннан хоккейчыга республика җитәкчелегенең лаеклы бүләге дип кабул итәргә кирәк моны.

Ишетмәгән кеше калмагандыр инде: “Ак Барс” командасы капитаны Данис Зарипов карьерасын төгәлләргә карар кылды – 24 февральдә “Металлург” клубына каршы матчта (3:6) профессиональ хоккейчы буларак соңгы тапкыр бозга чыкты. “Плей-оффта “Ак Барс”ка уңышлар телим. Мин янәшә булырмын”, – дигән иде Данис Зарипов ул кичтә “Татнефть Арена”да җыелган тамашачыларга.

– Данис – Татарстан һәм ил өчен күп эшләгән легенда. Аның карьерасын ничек башлаганын беләм. Ул үзен югары дәрәҗәгә күтәрә алган кеше, – диде аның турында Зиннәтулла Билалетдинов. – Хоккейдагы уңышлы еллар барыбер кайчан да булса төгәлләнә, әмма тормыш дәвам итә: анда да үзеңне яхшы яктан күрсәтергә – яхшы кеше булырга, ил өчен лаеклы балалар тәрбияләргә кирәк.
Өч тапкыр Дөнья чемпионы булып танылган Данис Зарипов – 5 тапкыр Гагарин кубогын откан бердәнбер хоккейчы.

– Үземнең нәтиҗә күрсәтә алмаячагымны аңладым. Вакытны күпме генә сузарга теләсәм дә, авырулар, имгәнүләр тиешле форма тупларга комачаулый. “Данис, җитәр, тукта!” – дигән фикергә килдем. Бу карарны бәлки иртәрәк кабул итәргә кирәк булгандыр, – диде Зарипов журналистларга.
Июльдә Данис Зарипов хушлашу матчы да уздырырга җыена.
 
Акча санар чак түгел
“Ак Барс”та Зариповка алмаш табылды да инде. Капитан вазифасына, дип әйтүебез. Дөресрәге, Данис фатиханы үзе үк бирде. “Зур ышаныч белән капитан ролен Александр Радуловка тапшырам. Аңа бозда гына түгел, тормышта да таянырга була. Аның энергиясе, җиңүгә булган омтылышын күпләр белә. Ә мин булышырга, киңәш бирергә әзер торырмын”, – диде Данис Зарипов.
Александр Радулов турында сүз чыккач, бер кызыклы яңалык күзгә ташланды әле. Хак булса, КХЛның даими чемпионаты нәтиҗәләре буенча 36 яшьлек хоккейчы хезмәт хакыннан тыш 90 млн сум бонус акча эшләгән, ди. Моның өчен аңа клуб тарафыннан сезон нәтиҗәсе буенча КХЛның бомбардирлар исемлегендә өчлеккә керү шарты куелган булган. Радулов 57 (25+32) очко җыйды. Бу – 3нче нәтиҗә. Дмитрий Яшкин (СКА) – 62 (40+22), Владимир Ткачёв (“Авангард”) – 59 (23+36) очко җыйды.

Сүз уңаеннан, Радуловның еллык хезмәт хакы – 80 млн сум. Лигада аннан күбрәк акча алучылар икәү генә – Корбен Найт (“Авангард”) белән Максим Шалунов (“Локомотив”) 90шар млн сум акча эшли, ди.
Хәер, акча санар вакыт түгел хәзер. Плей-офф җитте! Көндәшләр дә тик ятмый торгандыр. Әнә, күршеләрдә ничек тә “Ак Барс”ны Кубоксыз калдырмакчы булалар, ди анда.
– Республика Башлыгы тарафыннан куелган максат бер генә – ул Гагарин кубогы. Һәм, әлбәттә, без әле дә “Ак Барс”ка җиңелергә тиеш түгел, – дигән “Салават Юлаев”ның генераль директоры Ринат Бәширов.
Хәер, монысы, кем әйтмешли “фильмның өченче сериясе” – Көнчыгыш конференция финалында булса гына. Анда кадәр барып җитәсе дә бар әле.
 
Плей-оффта уеннар календаре:

Көнчыгышта
“Ак Барс”–“Нефтехимик” – 3, 5, 7, 9*, 11*, 13* март (Казандагы беренче ике уен 19:30 сәгатьтә башлана) ;
“Салават Юлаев”–“Адмирал” – 3, 5, 7, 9*, 11*, 13* март;
“Авангард”–“Сибирь” — 4, 6, 8, 10*, 12*, 14* март;
“Автомобилист”–“Металлург” – 4, 6, 8, 10*, 12*, 14* март; 

Көнбатышта
СКА-“Динамо” (Минск” –  3, 5, 7, 9*, 11*, 13* март;
ЦСКА-“Северсталь” – 4, 6, 8, 10*, 12*, 14* март;
“Локомотив”-“Витязь” – 5, 7, 9*, 11*, 13* март;
“Торпедо”-“Динамо” (Мәскәү) – 4, 6, 8, 10*, 12*, 14* март;


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading