16+

Конфедерация Кубогына 100 көн калды: Нюша белән футболны нәрсә бәйли?

Конфедерация Кубогы башланырга йөз көн калды. Димәк, Казан дөнья дәрәҗәсендәге зур вакыйгага җиң сызганып әзерләнә башлады дигән сүз.

Конфедерация Кубогына 100 көн калды: Нюша белән футболны нәрсә бәйли?

Конфедерация Кубогы башланырга йөз көн калды. Димәк, Казан дөнья дәрәҗәсендәге зур вакыйгага җиң сызганып әзерләнә башлады дигән сүз.

Әзерлек эшләрен чемпионат илчеләре волонтерлардан башларга булды. Чөнки нәкъ менә алар илебезнең йөзе, кунакчыллык билгесе булып торачак бит. Бу уңайдан Казан шәхәренең башкарма комитеты житәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов белән Россиянең танылган җырчысы, композитор, җырлар авторы Нюша (Анна Шурочкина) берничә дистә булачак волонтердан имтихан алды. Волонтер булырга теләгән егет-кызлардан алар инглиз телен белү дәрәҗәсе, волонтерлык тәҗрибәсе белән кызыксынды. Шунысы гаҗәпләндерде бу җаваплы эшкә яшьләр генә түгел, ә урта буын, өлкән яшьтәгеләр дә теләп алына икән. Мәсәлән, Гөлнара Мөбәрәкшина хәзерге вакытта декрет ялында. Моңа кадәр ул 2013 елда Универсиада ярышларында, быел «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионатында үзен волонтер буларак сынап карый.

- Баламны әбиләре карарга ярдәм итә, шуңа да буш вакытым күп. Декрет ялымны үзем өчен дә, башкалар өчен дә файдалы үткәрәсем килә. Шундый зур вакыйга гомергә бер генә була. Волонтерлык минем өчен саф һава кебек: яңа танышлар, тәҗрибә туплау мохите, - диде яшь ана.

Дамир Фәттахов волонтерлыкка кандидатларны беренче чиратта кеше белән аралаша белүенә, кунакчыллыгына игътибар итте.

- Волонтёр юл күрсәтүче кеше генә түгел. Ул - республиканың йөзе. Аның максаты - спортчыларга, җанатарларга Казан халкының кунакчыллынын күрсәтү. Аның төп коралы - елмаю. Волонтерлар һәр кунакта шәһәребезгә мәхәббәт уятырга тиеш, - диде ул.

Элек спортның бу төре белән артык кызыксынмаган Нюша исә, булачак волонтерларга футбол белән бәйле сораулар яудырды. Ул үз вазифасына җитди караган. Хәзер менә бер матчны да калдырмый күзәтеп бара икән.

- Минем өчен волонтёр аралашучан, эш дип янган, актив булырга тиеш. Сайлап алу турында мин аларның нәкъ менә шул сыйфатларына игътибар иттем. Минем максат үз аудиториямә, аеруча да яшьләргә булачак чемпионат турында сөйләү. Үсеп килүче буынны спорт белән шөгыльләнүгә өндим хәзер. Биредә үзем өчен дә бик кызыклы мәгълүмат алам. Футбол белән алдан бик кызыксынмаган булсам да, гаиләм спортка якын. Сеңлем синхрон йөзү буенча Олимпия чемпионы. Хәзер менә футбол буенча белемнәрне тирәнәйтәбез, - диде җырчы.

Соңыннан Нюша Иннополис университетында мәктәп укучылары һәм студентлар арасында чемпионатка кагылышлы викторина оештырды. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә җырчы истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фото: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading